Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Район яңалыклары

Чуаш Чабаксары «Уйнагыз, гармуннар» бәйрәменә чакыра

Массакүләм чуаш халык иҗатын саклау һәм үстерү максатыннан 20 августта иртәнге сәгать 10.00да Яңа Чишмә муниципаль районының Чуаш Чабаксары авылында «Выля, хут купас!» («Уйнагыз, гармуннар!») чуаш халык иҗатының XI Республика фестиваль-конкурсы узачак.

Фестивальдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм аннан читтә яшәүче аерым башкаручылар, халык уен кораллары, гармунчылар оркестрлары, катнаш ансамбльләр, шулай ук солист-такмакчылар катнашачак. Бәйрәм чарасы гармунчылар һәм иҗат коллективларының төп урам буйлап авыл паркына таба йөрешеннән башланачак. Ә аннары төп сәхнәдә чуаш фольклор коллективлары һәм гармунчылары тамашачыларга үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Кунаклар өчен милли өйчекләр, аттракционнар эшләячәк, мастер-класслар үткәреләчәк, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре сатылачак һ. б. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!

Фестиваль-конкурста катнашырга теләүче гармунчылар (84348) 22366 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев