Алтын көздә – җылы очрашу
Җәмгыять

Алтын көздә – җылы очрашу

Ел саен октябрьнең беренче ункөнлегендә Өлкәннәр декадасы уза. Бу гадәти календарь датасы гына түгел, ә тирән мәгънәгә ия булган вакыт. Ул безгә, яшь буынга, үзебезнең кем икәнебезне, тамырларыбызны һәм кемнәр алдында бурычлы икәнебезне искә төшерә.

8 октябрь көнне Шахмай   авылының “Ромашка» балалар бакчасында өлкән буын әбиләребез өчен «Алтын көз» бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә балалар үзләре өйрәнгән матур шигырьләрен сөйләделәр. Биеделәр, җырладылар. Кызыклы уеннар уйнадылар. Әбиләребез дә бәйрәмдә катнашты. Бакчабызга йөрүче балаларның әти-әниләре көз турында кул эшләре һәм рәсемнәр  ясап килгәннәр иде. Бәйрәмдә иң олы әби – Илһамия әбигә 96 яшь, ә Гөлфәния әбигә 91 яшь. Гөлфәния әбинең  язып килгән теләкләрен дә язып үтәсе килә:

Алтын көздә – җылы очрашу

«Хөрмәтле авылдашлар, балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр! Мин сезне тәрбиячеләр, укытучылар бәйрәме белән котлыйм. Аллаhы тәгалә сезгә эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, озын гомер бирсен. Эшләү дәверендә авырлыклар килмәсен, хәсрәтләр урап узсын, гел бәхетле көннәр насыйп булсын. Сез бәхетле, балалар бакчасы, гөлләр бакчасы чиста, матур, бик зур тырышлык куясыз. Яңа бинада эшлисез, утлар янып тора, газ җылыта, су агып тора,  тәмле пешерәләр, намус белән эшлиләр. Бигрәк тә балаларны яраталар, чын йөрәктән тәрбия кылалар, олы рәхмәт сезгә.

  Балалар, сөеклеләрем, сез бәхетле заманда үсәсез. Сезне әби-бабайларыгыз, әти- әниләрегез, тәрбияче апаларыгыз бик бик яраталар. Сезнең белән дәресләр үткәрәләр - җырлыйсыз, биисез, төрле уеннар уйныйсыз, укырга өйрәнәсез. Сез аларны тыңлагыз, тәртипле булыгыз. Сез әти-әниләр, әби-бабайлар өчен бик кирәкле кешеләр булып үсәсез. Мин сезгә изге теләкләремне телим. Сәламәт, ярдәмчел, игътибарлы булып үсегез»

Алтын көздә – җылы очрашу

Мондый очрашулар балаларга кечкенәдән үк олы буын тәҗрибәсен кадерли белергә, яхшылык һәм кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәтә. Бәйрәмебез чәй өстәле артында дәвам итте.

Наилә Баhаутдинова,

Шахмай «Ромашка» балалар бакчасы музыка җитәкчесе

Алтын көздә – җылы очрашу


Нет комментариев