Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мехотряд һәр көнне 100 гектар җир эшкәртә
Безнең районда 6 сентябрьгә 16 мең гектарда туңга җир сөрү эшләре башкарылган, бу барлык сөрүлек мәйданның 30%ын тәшкил итә.Эшмәкәр Виктор Попковның биш К-701 тракторыннан торган мехотряды туңга җир сөрүдә саллы өлеш кертә.
-
Беренче кыңгырау чыңлады
Беренче сентябрьдә 1420 бала өчен районның унтугыз мәктәбе үз ишекләрен ачты. Белем көне уңаеннан үткәрелгән барлык тантаналар да истә калырлык һәм бик күңелле узды. Чәчәк бәйләмнәре һәм төрледән-төрле шарлар күзне иркәләде.
-
Ихтыяҗ бер – лаеклы гражданин тәрбияләү
Яңа Чишмә РМЙ-да район педагогларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә эшендә мәгариф хезмәткәрләре, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, район кураторы Рамил Гайзатуллин, балаларны тәрбияләү һәм укыту эше белән кызыксынган район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
-
Яңа пенсия законы проекты турында
Газетабызның бер санында без кемгә пенсия яшен күтәрмәүләре турындагы информацияне бастырып чыгарган идек. Бүген яңа пенсия законы проекты турындагы сорауларга ТР Яңа Чишмә районында клиентлар белән эшләү хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.
-
Владимир Гарев беренче мең тоннаны эшләгән
Дүшәмбе, 13 август көнне игеннәрне урып-җыю эшендә комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясалды һәм бишкөнлек алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды (комбайнчыларга - 2000, ә аларның ярдәмчеләренә һәм шоферларга – 1000 сум).
-
Тәҗрибәле һәм намуслы механизатор
Комбайнчылар арасында хезмәт ярышының беренче бишкөнлегендә “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ дан Михаил Козырев алдынгы булды һәм район башлыгы Вячеслав Козлов аңа лаеклы премияне тапшырды.
-
Эш урыны – гөлбакча
Табигать матурлыгына карата ваемсыз карашта булган кешенең дә куе булып үсеп утырган кычытканга түгел, ә аллы-гөлле чәчәкләр үскән аланга күзе төшә.
-
Сероводородны төнлә ташлый башлаганнар
Кышын үткәрелгән халык җыеннарында район территориясендә нефть чыгарганда атмосферага санкцияләнмәгән зарарлы калдыкларны ташлау проблемасы ныклап күтәрелгән иде.
-
Чаллы Башында авыл көне
Район торак пунктларында Авыл көннәре үткәрү гадәткә кереп бара. Узган шимбәдә Шахмай АҖ һәм “Агро-Основа“ ҖЧҖ ярдәме белән Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре авылдашлары өчен бәйрәм оештырдылар.
-
Мөрәҗәгатьләрне үтәү контрольдә
Агымдагы елның гыйнвар -мартында булып узган гражданнар җыеннарында район хакимияте адресына 99 мөрәҗәгать һәм сорау керде, аларны үтәү барышы район җитәкчелеге контролендә тора.
-
Кышка – яхшы азык запасы белән
Коры эссе көннәр башлану белән районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне кышлату өчен азык әзерләү буенча эш кайный.
-
Яңа Чишмә районы ветераннарына медальләр тапшырылды
Россия көнендә Яңа Чишмә районының тагын ике ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен“ медале тапшырылды.
-
Төп приз иясе
Безнең редакциядә Яңа Иванаеводан төп приз – дрель-перфораторга ия булган Николай Киселев булып китте.
-
Социаль эш – кешелекле кешеләр һөнәре
Социаль хезмәткәрләр көне – бу беренчеләрдән булып кешеләрнең проблемаларын үзләренеке күк кабул итеп алучы һәм мөмкинлекләреннән чыгып шушы проблемаларны хәл итәргә булышучы кешеләр. Хезмәткәрләрнең төп бурычы – мохтаҗ кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү, болар пенсионерлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр, инвалидлар һәм кыен тормыш хәленә юлыккан кешеләр.
-
Россия көнен ничек бәйрәм итәчәкбез
12 июньдә без мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтәчәкбез һәм районда әлеге уңайдан байтак чаралар планлаштырылган.