Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күңелле һәм нурлы бәйрәм
1 июньдә, Балаларны яклау көнендә Яңа Чишмәдә балалар өчен күп кенә бәйрәм чаралары оештырылган иде.
-
Яңа Чишмәдә ифтар мәҗлесе
Яңа Чишмә мәчетендә ифтар ашы үткәрелде, аны район үзәгендә яшәүче Ринат һәм Кадрия Фәсаховлар, Ришат һәм Резидә Билаловлар гаиләләре оештырды.
-
30 ел бер урында
Шушы көннәрдә Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтте. Ә тагын бер айдан - майда икенче юбилее - үзенең туган авылында алыштыргысыз җитәкче булып хезмәт куюына 30 ел булачак.
-
Ремонт башлана
Юл төзүчеләрнең "кызу" чоры башлана - алар юллардагы чокырчыкларны ямау эшенә кереште.
-
Алдынгы терлекчеләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына таянып, без бүген 2018 елның март аена эш нәтиҗәләре буенча машина белән сыер савучы уңган операторларның исемнәрен атыйбыз.
-
Орлык-уңыш нигезе
Быел кыш язга үз хокукларын бирергә ашыкмый, әмма календарь язгы кыр эшләренең якынлашуын күрсәтә.
-
Төзекләндерү буенча икеайлык башланды
Күркәм традициягә тугры калып, һәр елны яз килгән саен район халкы, оешмалар һәм учреждение хезмәткәрләре йорт тирәләрен, урамнарны, административ бина тирәләрен, беркетелгән участокларны тәртипкә китерү, чистарту эшенә керешәләр һәм районыбызны ямьле итәләр.
-
үзара салым акчалары 2,8 млн. сумнан артык җыелган
30 мартка Яңа Чишмә районы буенча гражданнардан 2 млн. 876 мең сум үзара салым акчасы җыелган.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика сулыкларында суның биеклеген күзәтә
Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән.
-
Чәчүгә озак калмады
Язгы кыр эшләре башланырга ике-өч атна калып бара. Хәзер һәр җирдә тракторлар һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре төгәлләнү алдында, аларны агрегатлаштыру башлана.
-
Яңа Чишмә районында яшәүчеләр 4G интернеттан лимитсыз файдалана алачаклар
Яңа Чишмә районында( название своего района) МТС абонентлары хәзер өйдә дә, республика яки Россия буенча сәяхәтләргә чыкканда да бернинди лимитсыз һәм санаулы минутлар эчендә смартфонга яки планшетка НD* сыйфатта фильмнар ала яки яраткан җырларын онлайн режимда паузаларсыз һәм тоткарлыкларсыз тыңлый алалар. МТС 4G** тизлекле яңа буын челтәрен бөтен республика буенча...
-
Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Авылдашларга үтенеч белән мөрәҗәгать итәсем килә
1 апрельдә 2018 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан субсидияләнәчәк үзара салым акчаларын түләү (кертү) срогы төгәлләнә (әлеге сроктан соң түләнгән акчалар бары тик 2019 елда гына субсидияләнәчәк). Санаулы гына көннәр калды, ә Яңа Чишмә авыл җирлегендә халыкның яртысы әле акча кертмәгән.
-
Язгы ташуга хәзерләнәбез
Тиздән язгы ташу җитә, быел кар катламы да калын, шунлыктан язгы ташу - боз китү чорына җитди хәзерләнү сорала. Халыкның куркынычсызлыгын, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның (ГТС) сакланышын тәэмин итү максатларында район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тиешле карар кабул ителде.
-
Яңачишмәлеләр бердәм тавыш бирде
Россия Федерациясе Президентын сайлаулар безнең районда оешкан төстә үтте, сайлаучылар актив булды һәм бернинди дә закон һәм җәмәгать тәртибен бозулар теркәлмәгән.
-
Элла Памфилова Татарстанда сайлау тиешле дәрәҗәдә узды, диде
Бу турыда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова төбәкләрдәге сайлау комиссияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда әйтте.