Атна башында Татарстанда −33 градуска җиткән салкыннар көтелә
Һава торышы

Атна башында Татарстанда −33 градуска җиткән салкыннар көтелә

Иртәгә, 26 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Дүшәмбенең төнге һәм иртәнге сәгатьләрендә республикада һава температурасының урыны белән −25..-29 градуска, ә аязганда −33 градуска кадәр төшүе көтелә.


Нет комментариев