Сишәмбегә, 10 мартка, каршы төндә Татарстан территориясендә һава температурасы кинәт кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республиканың күпчелек районнарында минималь температура −25..-28 градус тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда термометр баганалары −29..-34 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Нет комментариев