Буран сәбәпле, федераль трассаларның Татарстандагы участокларында хәрәкәт чикләнде
Һава торышы начараю сәбәпле, федераль трассаларның Татарстандагы участокларында хәрәкәт чикләнде.
Волго-Вятскуправтодор матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Волга» М-7 трассасы буенча Чувашия Республикасы чигеннән Питрәч районының Шәле авылына кадәр, Алабуга районының Костенеево авылыннан Тукай районының Сосновый Бор бистәсе янындагы «Восток» М-12 транспорт чишелешенә кадәр, шулай ук элеккеге Казан-Малмыж — Киров өлкәсе чигенә кадәр фура һәм автобуслар өчен юл ябык булачак.
Моннан тыш, Алабуга районыннан — Удмуртия Республикасы чигенә, Казаннан — Марий Эл Республикасы чигенә, Казаннан — Оренбург өлкәсе чигенә, Казаннан Ульяновск өлкәсе чигенә кадәр һәм тулысынча Татарстан чикләрендә чикләүләр кертелде.
Әгәр һава торышы яхшырса, чикләүләр иртәгә 6:00 сәгатьтә гамәлдән чыгарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев