28 апрельдә Татарстанда янәдән һава торышы бозылачак
Сишәмбе, 28 апрельдә, Татарстанда янәдән һава торышы бозылачак. Төнлә яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем көтелә, ә көндез урыны белән.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәчәк. 18:00дән 21:00гә кадәр аерым районнарда җилнең көчәюе секундына 26 метрга кадәр булачак, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.
Алдагы төндә республикада һава температурасы 0…+3 градуска кадәр төшәчәк, Казанда +1…+3 градус булачак. Көндез Татарстанда һава нибары +5…+10 градуска кадәр җылыначак, ә башкалада +5…+7 градус көтелә.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/ava-toryshy/543825-28-apreld-tatarstanda-yan-d-n-ava-toryshy-bozylachak/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев