Көчле явым-төшемнәр вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр
Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде – 17 июльдә көн ахырына кадәр һәм 18 июль төнендә Татарстанда көчле яңгыр көтелә, дип кисәтәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Мондый һава торышы булганда, өйдән чыкмаска, шулай ук актуаль яңалыклар алу өчен радио яки телевизорны кабызырга киңәш ителә.
Урамда җир асты кичүләрендә яки су басу мөмкин булган башка биналарда качарга кирәкми. Ихтимал су өсте тигезлегеннән югарырак ышык урыннарны эзләргә кирәк. Әгәр дә бинада су басу башлана икән, аны ташлап, калкулыкка күчәргә кирәк.
Автомобильдә булганда, юл читенә яки кырый уң рәткә чыгарга, авария сигналын кабызырга һәм начар һава торышы узганын көтәргә кирәк. Әгәр су күтәрелә икән, автодан китәргә һәм шулай ук калкулык табарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев