Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Март җитсә дә, кыш әле китәргә теләми: Татарстанга кабат карлы-буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта

Кыш белән язның тартышкан вакыты. Март җитсә дә, кыш әле китәргә теләми. Бу атнада Татарстанга кабат карлы -буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта.

Бүген республика төньяк атлантик циклон йогынтысында. Температура климатик нормадан 6 градуска югары. Ә иртәгә инде суыта башлый. Синоптиклар буран чыгачагы турында кисәтте.

Юлларда бозлавык булуы ихтимал, томан төшәчәк. Чәршәмбегә 12, ә пәнҗешәмбе — 22 градуска кадәр салкынайта. Табигатьнең көйсез вакытына кердек, көндез җебетә, төнен туңдыра. Шуңа юлларда җәүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев