Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Татарстанда якындагы алты көндә айлык нормадан күбрәк кар яварга мөмкин

Татарстанда 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 30-60 миллиметр һәм аннан да күбрәк кар яварга мөмкин. Бу айлык нормадан күбрәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Метеорологлар аңлатканча, бу көннәрдә республикада, шул исәптән Казанда, һава торышы шартларын актив фронталь бүлекләр билгеләячәк.

Төбәк территориясендә вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар явачак. Шулай ук буран һәм күрү мөмкинлеге сизелерлек начараю, секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, бозлавык фаразлана. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.

Һава торышы шартлары начараю сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны шәхси автомобильләрендә торак пунктлардан читкә чыкмаска чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев