Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар ява, көндез боз явуы ихтимал.
Төнлә һава температурасы +7...+12 градуска кадәр төшә, көнбатышта урыны белән +15 градуска кадәр. Көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә. Казанда көндез максималь температура +25...+ 27 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев