Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +31 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә көчле яңгыр көтелә.
Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан, 5-10 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с ка кадәр җитә. Төнлә температура +15...+20 градус тәшкил иткән, көндез һава +26...+31 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан. Көндез республика башкаласында +28..+30 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев