Җиңүчеләрнең күпчелеге – “Козлова М.И.” КФХ дан
Игеннәрне урып-җыюда чираттагы бишкөнлеккә нәтиҗәләр ясалган.
Җиңүчеләрнең күпчелеге “Козлова М.И.” КФХ дан. Әлеге хуҗалык комбайнчылары Михаил Барсуков (“Лексион”, 5 көндә 510 тонна бөртек суктырган), Юрий МИНАЕВ («Дойч Фар», 265 тонна), Евгений КЛЮШКИН (СК-5 “Нива”, 241 тонна), шулай ук шофер Александр Завалишин (КамАЗ, 5 көндә 480 тонна бөртек ташыган) бу бишкөнлектә иң яхшылары булганнар. Комбайнчылар арасында “Архангельское” КФХ дан Валерий Сальцин 5 көндә 271 тонна бөртек суктырып, алдынгы дип танылган.
Җиңүчеләрнең барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев