Авыллар бетеп барганда, интернетсыз яшәп булмаганда, «Wi-Fi» өйгә кергәндә, «VPN»ны белгәндә... Яшәгән ди, булган ди бер шәп егет! Сөйләвем әкият кебек. Чөнки бүген сезне таныштырасы кешем дә бераз гына тылсымлы геройга охшап тора.
Алмаз Нуртдинов ул! Яшьтәшләре авылдан «таю» юлын эзләгәндә, Чаллы Башында гаилә корып матур гына тормыш итүче егетебез. Үзенең төп максаты итеп кешеләрне табигатькә якынайтуны куя ул. Быел туган авылының бер почмагында ял итү урынын төзи башлаган. Исеме дә үзенчәлекле — «Рәхәт ранчо»! Яшь кешенең атка атланып, куяннар тотып, елга буенда нидер төзеп маташуы гаҗәп түгелме соң инде? Әйтәм ич, тылсымлы герой! Бүгенге әңгәмәбез — Алмазның проекты, хыял-омтылышлары һәм киләчәге турында.
— Яшьләр хәзер күбрәк телефонда акча эшли, физик эшкә алынырга теләүчеләр көннән-көн сирәгәя. Шуңа авыл җирлегендә мондый проект башлап җибәрүегез минем өчен кызык булды хәтта. Ни өчен берәр кибет түгел, мисал өчен?
— Кибет ачу турында уйламадым да. Су буйларында уйнап, табигать кочагында үскән чор балалары без. Туган җиребезгә мәхәббәт бездә кече яшьтән тәрбияләнде. Өстәвенә хоббиларымның берсе — атта йөрү. Авыл тормышының матурлыгын башкаларга да күрсәтәсебез килә, шуңа ял итү урынын ясарга булдык. Аннары кибет ачсаң, анда авылдашлар гына йөри ала бит, ә без "Рәхәт ранчо«да шәһәр кунакларын да көтеп калабыз.
— «Туристларга» нәрсә тәкъдим итәсез? "Рәхәт ранчо«да ниләр бар?
— Авыл тормышының «йөземинкаларын» (изюминка). Рәхәтләнеп ял итү өчен барысын да булдырырга тырышабыз. Биредә көймәдә йөзәргә, атта йөрергә, уктан атырга, тәмләп чәй эчәргә, табигать матурлыгына хозурланырга була. Елга буенда эскәмияләр, беседка куйдык. Мангал, самавыр, чынаяклар, кармак, палатка һ.б. барысын да биреп торабыз. Аннары безнең кечкенә генә хезмәткәрләребез дә бар әле. Кулга ияләштерелгән куяннар, бәрәннәр проектыбызга үзенә күрә бер ямь өстәп тора. Төрле мастер-класслар да уздырабыз.
— Әле эшлисе эшләр күпме?
— Планнар зурдан, әмма барысы да финанска килеп терәлә. Әле менә күчереп йөртә торган мунча (баня на колесах) төзибез. Алга таба кунак өйләрен дә бастырасы килә. Нигезләре беткән авылдашларыбыз да бар бит, туган җирләрен сагынып кайтучыларга кунып китәргә урын булыр иде. Ял итәргә килүчеләр дә «отпускларын» берничә көнгә суза алырлар.
"Рәхәт ранчо«га әле ут та, су да кертелмәгән. Шундый проектларны үстереп җибәрергә дәүләт тә ярдәм итсә, сөенечле булыр иде. Атларны да арттырырга исәп, бездә алар әлегә икәү генә. Бәлки спонсорлар да табылыр, ИншаАллаһ.
— Монда бит әле күпме акча кертәсе бар. Бу «бизнес» үзен кайчан аклыячак?
— Безнең төп максат акча эшләү түгел. Әлеге проектны без кешеләрне табигатькә якынайту, авыл темасын популярлаштыру нияте белән башлап җибәрдек. Хәзер балалар дөньяга аваз салганда ук телефон тотып туалар. Безнең аларга гаджетлардан башка тормыш барлыгын күрсәтәсебез килә. Ипи белән ит "Пятерочка«да барлыкка килә дип үсмәсеннәр иде.
— «Рәхәт ранчо» — ял итү урынын шулай атагансыз. Ни өчен дип сорамыйм, рәхәт икәне аңлашыла! Шәхсән үзегез нәрсәдән ләззәт аласыз, сезнең өчен рәхәт нәрсә ул? Бер җөмлә белән әйтегез әле.
— Табигать, атта йөрү һәм авыл һавасы. Гомумән, авылның бөтен рәхәт мизгелләрен без "Рәхәт ранчо«да тупладык. Исеме дә үзенчәлекле булды, Әлһәмдулилләһ. Безнең өчен татар стилен саклап калу һәм заманча, яңгырашлы итү мөһим иде. Шуңа татар («рәхәт») һәм америка («ранчо») сүзләрен берләштерергә булдык.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев