Бүгенге кыйссам Зирекле авылының оста бакчачысы Фирдәүсә Илалова-Галимова турында булыр.
6 сотый җирдә 200 төрдән артык чәчәк үстерә ул. Бакчасында бишәү эшлиләр: Фирдәүсә ханым үзе, ике кулы вә ике аягы!
Бер очрашудан үзенә җәлеп итәрдәй кешеләр була, язмам герое — нәкъ менә шундыйларның берсе. Дөньяны яратуы, көләч йөзлелеге белән якын булды ул миңа. Авылдашлары да аның турында бары тик уңай фикердә, бакчачылар арасында исә ул гомумән авторитет! Һавадан алып сөйләп утырам дип уйламагыз, үзем «лищно» тикшереп кайттым. Фирдәүсә апа чәчәк яратучылар өчен бакчасында ачык ишекләр көне уздырды, биредә без дә кунак булдык.
Борыч Кызыловна,
Кыяр Чәнечкеле…

Фирдәүсә ханымның йорты әллә кайдан күренеп тора — капка төбеннән үк чәчәкләргә күмелгән ул. 5 ел эчендә генә тормыш иптәше белән шундый йорт тергезүләре гаҗәпләндерә хәтта. Гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә төпләнгән булалар алар. Киләчәктә авылга күченеп кайтырбыз дип хыялланмыйлар да. Әмма тормыш барыбер үзенекен итә. 15 ел элек Фирдәүсә апаның әнисе авырып китә, аны карау төпчек кыз җилкәсенә төшә (Фирдәүсә апа ишле гаиләдә үсә: 4 малай, 2 кыз). Шәһәрдән еш кайтып-китеп йөрергә туры килсә дә, эшен ташламый.
Беренче розаларын да Фирдәүсә апа шул вакытта утырта. Хәзер инде аның әнисе янында юк, йорт хуҗабикәсе булып Фирдәүсә апа үзе калган. Нигез йорт урынында яңа өй тергезеп, тормыш иптәше Ирек белән матур гына гомер кичерәләр. Авылга күченеп кайтуларының сәбәпчесе дә нәкъ менә шул розалар булган икән. Бүгенгесе көндә аның бакчасында күпьеллык чәчәкләр хәттин ашкан: гортензиялары гына да 48 төп, розалары бөтенләй 75!

Фирдәүсә ханымны чәчәк кенә үстерә дип уйламагыз. Яшелчә бакчасы аерым бүлеп алынган аның. 8 түтәл суган, кишер, сарымсак, кыр хәтле бәрәңге бакчасы... «Помидор йортлары» да әллә ничә анда:
— Абау, Фирдәүсә апа, бу өч теплицаны ничек карап бетерәсез соң? — дип гаҗәпләнгәч, уңган хуҗабикә мине «тынычландырырга» ашыкты:
— Дүртәү алар миндә, тагын берсе әнә тегендә, — дип, төртеп күрсәтте.

«Помидор йорты» дип дөрес әйтмәгәнмен икән. Беренче йортта Кыяр Чәнечкеле гаиләсе яши, балконында — Борыч Кызыловна, аннан соң гына Помидоровичлар нәселе китә.
Балалар бакчасыннан — чәчәк бакчасына
Фирдәүсә ханым Чистай педучилищесын тәмамлап, хезмәт юлын 18 яшендә тәрбияче буларак башлый. («45 яшьтә пенсионер булдым мин, — дип көлә ул, — педагогик стаж буенча чыгардылар») Үзе бу хакта: «Мин эшләдем дия алмыйм, мин ул эш белән яшәдем», — ди. Дөрестән дә, күңелгә ятышлы эш булмаса, 30 ел шул өлкәдә «кайнар» идемени? «Авылга кайтмасам, тагын эшләр идем әле. Балаларны бик яратам, алар да мине үз итә иделәр. Әти-әниләре дә һәрвакыт канәгать булды», — дип өстәп куя.
Педагог — тормышта да педагог инде ул! Оныгы Риананың вундеркинг булачагын сизеп (Аллаһ насыйп итсен!), баланы мәктәпкә алты яшьтән үк бирергә киңәш иткән. 1 яшьтән сөйли, 3 яшьтән китап укый башлаган сабый ул. Сыйныфларында ике «отличник», берсе Риана икән. Үткен күзле әбекәй бер дә ялгышмаган! Беренче оныгы Милана шулай ук уку алдынгысы. «Анысы рәсем ясарга ярата, — ди Фирдәүсә апа. — Бер яшьтән үк матур рәсемнәре белән сөендерә башлады, инде 4 ел Сәнгать академиясенә йөри».
Бакчасына кереп исен-акылын югалткан кунакларның сораулы карашларына да: «Мин бит педагог!» — дип җавап бирә ул. Һәрвакыт белемгә омтыла Фирдәүсә апа, интернет киңлекләрендә, китаплардан яңа мәгълүмат эзли. Хәер, аның үз белемнәре дә китап язарлык. Әмма ул алар белән китап аша бүлешми — махсус төркем ясаган, барлык лайфхакларны шунда теркәп бара. Укучылар өчен дә җайлы: телефонны ачалар да, шунда ук бакчачы серләренә төшенәләр. Кыскасы, белем бирүен дәвам итә ул, укучылары гына икенче елга утырып калганнар, күрәсең. Барысы да диярлек Фирдәүсә апаның яшьтәшләре.
«Оҗмах бакчасына» ишекләр ачылды
Ачык ишекләр көненә Зирекле авылының хуҗабикәләре килгән иде. Бөтенесенең телендә бары бер сүз әйләнә: «СөбһанаАллаһ, нинди матурлык!». Камалова Наилә апа: «Зиреклебезнең даны булган Фирдәүсәнең оҗмах бакчасына тагын җыелдык.

Без монда Мәймүнә Хафизовна белән ел да килеп, аның тырышлыгына сокланып китәбез. Дубайдагы чәчәк паркыннан да матуррак монда», — дип үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште. Мәймүнә Хафизовна — күп еллар Зирекле лицеен җитәкләгән мөхтәрәм укытучы. Ул да: "Фирдәүсәнең "отпуска"сы да юк, ел буена сафта ул. Матур чәчәк тә аңардан алабыз, үсентесен дә. Менә шулай хозурланып, бөтен борчуларыбызны монда калдырып, яшәргә дәрт алып китәбез без моннан«, — дип өстәп куйды.
Фирдәүсә апа исә чәчәкләре белән таныштыруны дәвам итә:
— Бусы Остеоспермум, Котовник Фассена, Посконник, Вербена Бонарская, Хелоне, — дип берәмтекләп санап китә.
Бер мөлаем апа:
— Ничек, ничек? Безгә татарчасын әйт инде, — дип көлеп куйды хәтта.
Дөрестән дә, нинди генә чәчәкләр юк анда! Сәгатьләр буе күзәтеп йөрсәң дә, карап туймаслык. Әле бит Фирдәүсә ханым аларның исемнәрен генә түгел, ничек карарга, нәрсә белән ашларга, кайчан су сибәргә... барысын да сөйләп бара. «Ходячая энциклопедия» диләр андый кешеләр турында!

Башкаларны да эштән ямь табарга, чәчәкләр белән хозурланып яшәргә өнди ул. Сәгать ярымлык очрашу вакытында ни чаклы файдалы мәгълүмат бирде үзенең «укучыларына». Авылдашлары уңган бакчачының киңәшләрен тыңлап, чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә анардан өйрәнгәнгә күрә үзләрен «Без Фирдәүсәнең укучылары», диләр.
Фирдәүсә ханым ачык ишекләр көнен быел өч тапкыр уздырган.
Буш вакыт, ау, син кая?
Оста бакчачы чәчәкләр үстерергә генә түгел, бәрәңге эшкәртергә дә ярата икән! «Трактор кебек көрәк белән өям мин аны», — ди ул. — Якыннарым, таныш-белешләрем бакчаны кечкенәйтергә, "ассортимент«ны әзәйтергә үгетлиләр: «Йә бакчаңны бетерәсең, йә үзең бетәсең», —диләр. Ничек бетерим ди инде! Мин бит алардан яшәү дәрте алам. Көн дә биштә торып, су сибәм, һәркайсын карап чыгам. Күңелгә шундый рәхәт була«.
Зирекле мәчете тирәсендәге матур чәчәкләр дә — Фирдәүсә апаның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Заманча әйтсәк, авыл мәчетенең ландшафт дизайнеры ул! Буш вакытын (каян таба диген син аны!) урман-болыннарда уздыра Фирдәүсә апа. Сөләйман тамыры, шоша, җир мае... Төрле җиләк-җимешләр, гөмбәләр... Һәркайсының нәрсәдән файдалы икәнен белә, кышлыкка төрле дарулар ясый. «65 яшемә җиттем, бер кибет даруы эчкәнем юк, бары тик файдалы үләннәр белән генә дәваланам», — ди ул. Ротангтан матур кәрзиннәр дә үрә. Бакчасындагы чәчәк савытлары — барысы да Фирдәүсә апаның кул эшләнмәләре.
Билгеле, шундый зур бакчаны бер кеше генә карап бетерә алмый. Фирдәүсә апа тормыш иптәше Ирек абый турында: «Һәрвакыт бергә инде без. Иреккә дә ирек бирмим, — дип көлә. — Әле клематисларга, розаларга аркалар, перголалар ясый, әле петунияләр белән тулган кашполарны элеп куярга формалар әзерли... Ныклы таянычың булмаса, мондый зур бакча тотып булмый».

Уллары да үзләре кебек тырыш, булдыклы егетләр. Алмаз төзүче булып эшли, йорттагы матур беседка, чәчәк кую өчен эшләнмәләр барысы да аның ярдәме белән эшләнгән. Динар исә үз тормышын IT белән бәйләргә булган. Татарстанның топ-10 программисты исемлегендә ул да бар! Кыскасы, горурланырлык райондашларыбыз бар.
Фирдәүсә апа өстәп куеп: «Динар төзүче булмаса да, йортындагы бөтен эшне үзе эшли. «Җаен белмәсәң, интернет бар, бөтенесен өйрәтәләр бит, әни», ди. Мин дә «кешегә ялынып тормагыз, булдыра алганча эшләгез, дим».

Менә шул, матур чәчәк, сусыл яшелчә артыннан кемгә барасын беләсез хәзер. Сез дә матурлыкка сокланып кайтыгыз әле! Фирдәүсә апа белән тормыш иптәше Ирек абыйга ныклы сәламәтлек кенә телисе кала. Моның хәтле чәчәккә су сибәргә лейкаларының төбе чыдасын!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев