Бу йортта сабырлык яши
Язмыш

Бу йортта сабырлык яши

Акбүре авылында гомер кичерүче Зәйнәп Вәлиуллина 15 августта үзенең 90 яшьлеген каршы ала.

Капкасыннан атлап керү белән күңелне ниндидер тынычлык биләп алган йортлар була. Зәйнәп әби йорты да нәкъ шундый. Замана бизәкләре артыннан кумаган җыйнак кына авыл өендә үз җаена, үз көенә зирәк, сабыр, уңган татар әбие яши. Ак яулыгын нәкъ безнең балачактагы әбиләрчә аркасына җәеп салган, аяклары авыртып, инде ике таякны иш итәргә туры килсә дә, биш вакыт намазын укый, бакчасын карый. Бу язма — 90 еллык гомер юлын лаеклы узган гади авыл кешесенең портретына штрихлар булыр. Штрихлар гына, чөнки бу — роман язарлык гомер юлы.

Кече яшьтән эшләп үскән

Фотография шәхси архивтан алынды. Вәлиуллиннар бәйрәм уңаеннан зур табын алдына җыелганнар, ул вакытта әле Вәлиҗан абый да исән булган
Название

Биш яшьләрдән әнисенә булышып, арба тартканын хәтерли ул. Урманнан уфалла арбасы белән утын алып кайтканда, «Тарта-тарта, кулым суырылып чыга бит инде, әни» дип арбаны арттан төрткәнен искә ала. Әтиләре Зәйдулла, сугыш башлануга, фронтка китә һәм озакламый хәбәрсез югала. Аның турында әлегә кадәр бер мәгълүмат та таба алмыйлар. 
Зәйнәптән соң тагын берсеннән-берсе кечкенә ике бала. 

— Кул арасына керә башлауга эшләдек инде без, — ди ул. — Башта әни янында эшләдем, чүп утауга йөрдек.
Горький өлкәсенә торфка вербовкаланганда, 16 яше дә тулмаган була әле. Ике ел шунда авыр хезмәттә эшли. Күбесе аңардан олырак, башкалардан калышмаска тырыша. 

Зур укулар насыйп булмый Зәйнәп апага, 3 класс кына укый.

— Әле аны да кыш көннәрен генә укыдым, язын-көзен эшләттеләр, — дип көлә үзе. — Директор абый өйгә дә килгән иде, кызың башлы, әрәм итәсең баланы, дип әнине үгетләп карады, — ди. 

— Әнинең зиһене искиткеч аның, — дип җөпли Зәйнәп апаның сүзләрен авылда яшәүче кызы Миңсылу апа. — Без калькуляторда исәпләп өлгергәнче, ул инде күңелдән исәпләп куйган була.

— Укымадым дисә дә, әни бик грамоталы кеше ул. Бөтен нәрсәне белеп тора, хәзерге вакытта да телевизор карый, бөтен нәрсәне аңлый, безгә яңалыкларны җиткереп бара, — дип өсти килене Гөлия. — Дөнья хәбәрләрен әнидән ишетәбез.
Нужалы тормышта уку кайгысы булмый шул, сугыш вакытының михнәтен әнисе белән бергәләп татырга туры килә кыз балага. 

— Әни фермада каравылда тора, мин дуңгызлар фермасында эшлим. Мичкә ягарга утын юк диеп, без ферма йортына чыктык. Анда гел яккан була, диделәр. Ике хатын каравыл тора, әни өч бала белән, дежур ирләр дә кереп-чыгып йөри. Шунда идәндә ятып йоклыйбыз. Кыш чыгып бетермәдек, март кереп, тәрәзәдән кояш төшә башлауга, «мин монда тормыйм» дип әнине үзебезгә кайтырга күндердем, — дип искә ала Зәйнәп апа. — Ә безнең өйгә колхозның аягы туңган тавыкларын илттеләр, өйгә ягып тордылар, ә без монда аяк астында ятабыз, дип гарьләндем. Әллә ниләр күрде башлар, без күргәннәрне башкаларга да күрергә язмасын.

— Әниләрне авыл советына заемга кул куярга дәшәләр иде. Шулкадәр юклык белән, өч бала белән яшәвемне күрәсез бит, ди икән әни. Әле бер чебешең дә үлгәне юк, начар яшәсәгез үлерләр иде, ди председатель. Әни шуннан, минем балаларымның үлгәнен көтәләр микән дип елап кайтты, — балачак истәлекләренең күбесеннән мохтаҗлык исе килә.

Үзенә ныклап укырга туры килмәсә дә, дүрт баласы да укытучы Зәйнәп апаның. Үзе ала алмаганны балаларына бирергә тырыша. 

«Менә дигән кеше!»

Унтугыз яшендә 27 яшьлек Вәлиҗан исемле авылдашына кияүгә чыга ул. Булачак иренең әнисе яшьли үлеп, балаларны әбиләре үстерешә. Әтисе икенче хатынга өйләнә, тагын өч бала туа. Шундый ишле гаиләгә килен булып төшә кыз. Аннары икенче елны аерылып чыгалар, Вәлиҗан белән яшь хатын энеләрен дә үзләренә сыендыра, аннары аны өйләндереп, йортлы итеп, аерып чыгаралар. Роман язарлык тарихны бер генә җөмлә белән йомгаклап куйганда: «Туганлык җепләренең ныклыгын сынаучы язмышлар тарихы бу». 
Вәлиҗан абый белән 68 ел бергә яши алар. Ул 25 ел кладовщик булып эшли, управляющий да була. Моннан дүрт ел элек 95 яшендә бакыйлыкка күчә карты. 

Фотография шәхси архивтан алынды. Вәлиуллиннар гаиләсе: Зәйнәп апа белән Вәлиҗан абый, чибәр-сылу кызлары
Название

Дүрт бала үстерә алар: Рәйсә бүгенге көндә Түбән Камада, Миңсылу Акбүредә, Минталип Красный Октябрьдә яши, кече уллары Вәсил, кызганыч, яшьли вафат булды. Ул Акбүредә тарих фәне укытты, «Буыннар мирасы» музеен оештырды, аның директоры булды, авылдашлары һәм райондашлары күңелендә якты эз калдырып китте. Аның бу игелекле эшен хәзер хатыны Гөлия дәвам итә, ел саен тормыш иптәше һәм районның башка төбәкчеләре истәлегенә фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрү традициясен башлап җибәрде.
Дүрт баланың мөгаллимлек стажы хәзер инде 100 елдан артып киткән. 

— Бөтенесе матур эшләде, Аллаһка шөкер, бу да безнең өчен зур шатлык, исән-сау булсыннар, — ди Зәйнәп әби. 

Хәзер аларның 8 онык, 10 оныкчыклары бар. Туган көннәр тирәсендә барысы да диярлек нигез-йортка җыелырга тырыша. Кайткан саен һәрберсе әбиләрен күреп китә, һәммәсенә ишек ачык.

— Әти белән әни юклыкны күп күргән инде алар. Мине төрергә чүпрәкләре булмаган. Әле шуның өстенә әтинең энесе армиядән аягы сынып кайткан. Өстенә кияргә киеме дә юк, кыш көне җәйге киемнәр белән кайткан. Тракторда эшләп, бер бричка арыш алган әти, шуны базарга илтеп сатып, энеләрен киемле итәләр. Аннары икенче энесе дә бу өйгә сыя. Әни бик киң күңелле ул безнең. Аңа туганнар да, тирә-күршеләр дә сыйды, — ди Миңсылу апа.

— Кемнәр ызба сала, безгә керәләр иде инде. Күршеләргә ишегебез һәрвакыт ачык, — дип кушыла Зәйнәп әби.

«Картлыкның төрле вакыты бар»

Зәйнәп Вәлиуллина кызы Миңсылу һәм килене Гөлия белән. 10 август 2026 ел, Акбүре авылы
Название

Бөтен балалары аһ итеп торса да, үзләренә чакырсалар да, гомер кичергән өеннән китәргә теләми Зәйнәп әби. Карты үлгәннән соң ялгызы гына яши. Ялгыз тора диюе дә дөрес түгелдер. Көн саен иртәдән социаль хезмәткәр Рушания Мусина килеп җитә, аны да кызы урынына күрә ул. Көн дәвамында балалар, оныклар, килене Гөлия хәл белеп, булышып торалар. Дөрес, ул аларга әллә ни эш калдырмый да, үзебез эшлибез дип торсалар да, капка төбендәге чүп үләннәренә кадәр утый, кача-поса булса да помидорын-бәрәңгесен утырта — аңа хәрәкәт кирәк.

— Картлыкның төрле вакыты бар инде ул, — ди Зәйнәп әби. — Ярты гомерем бакчада үтә. Үрмәләп тә йөрим, ятам да, тәгәрәп тә барам, — дип көлдереп ала. — Әле кичә дә алма белән җиләк җыеп, варенье кайнатып куйдым. Хәлемнән килгәнчә кыймылдап торам, Аллаһка шөкер. 
Әле дә яңа рецептлар күрсә, пешереп карый, электән чигә, бәйли, тегә. Хәзер дә кирәк булса, тегү машинасында шундук ни дә булса эшләп куя. Кечкенә кызларына киемнәрне гади итеп кенә текми, бизәкләп, матур фасонлы итеп тегәргә тырыша. Сабантуйларда хәтта борылып-борылып карыйлар. Әбинең кул эшләре (сөлгеләр, япмалар) Акбүре музеен да бизәп тора.

— Әти дә, әни дә бик тыныч, сабыр кешеләр безнең, — ди Миңсылу апа. — Бу өйдә көнчелек, мал артыннан куу дигән нәрсә булмады. Кечкенәдән әни тәрәзәдән кеше узганны карарга да кушмый иде — гайбәтне өйгә кертмәде.

Миңа калса, озын гомерлелек сере шундадыр да — күңеле матур кешенең эшләгән яхшылыклары өчен бирелгән әҗердер ул матур картлык. Нәселдә озын гомерле әбиләр дә булган, алардан алган сыйфатлар Зәйнәп әбигә дә тормышында булышкандыр, шуңа күрә 90 яшендә шөкерана кылып яшидер ул.

Аңа ихлас күңелдән сәламәтлек, якыннарының ихтирамын, яратуын тоеп, әле тагын бик озак яшәвен телибез.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев