«Соңгы ат караучы»: 90 ел атлар белән янәшә
Җәмгыять

«Соңгы ат караучы»: 90 ел атлар белән янәшә

20 августта Яңа Чишмәдә яшәүче Виктор Александрович Козловка 90 яшь тулды

Ул шушы авылда туып үскән, һәм аның бөтен тормышы атлар белән тыгыз бәйләнгән – үзенең бөтен хезмәт юлын диярлек атлар янында узган һәм аларга тугры калган.

Виктор Александровичның балачагы сугыш вакытына туры килә. Әтисе, өч баласын – өлкәннәре Сергей һәм игезәкләре – Виктор белән Валентинаны калдырып, фронтка китә һәм 1942 елда Ставропольеда хәбәрсез югала. Күп еллар узгач кына, «Халык хәтере» сайтында аның бүләкләре һәм хәрби хезмәткә чакырылу урыны турында мәгълүмат таба алганнар, әмма кабере барыбер билгесез булып калган.

Виктор Александрович мәктәпнең нибары өч классын тәмамлый һәм колхозга эшкә чыга. Кушканнарның барысын да эшли – үгезләр белән урман ташый, кырда эшли. Бераз исәя төшкәч, атлар карауга күчә. 4 нче бригадада 30 баштан артык ат була, башта дүртәүләп эшлиләр, аннары ул берүзе карый башлый. Атлар белән колхоз көтүе көтәләр, Виктор Александрович һәрбер атны, аның бөтен гадәтен белә. Пенсиягә чыкканчы шунда эшли, пенсиядән соң да атларыннан аерыла алмый – тагын биш ел колхозның ат абзарында эшли. Колхозны сатып алган фермер ат абзарын бозау абзарына әйләндерергә уйлагач кына эштән китә. Виктор Александровичка шунда күчәргә тәкъдим итәләр, ләкин ул нык итеп: «Мин бозаулар артыннан йөри белмим», - дип җавап бирә. Шулай итеп, ул могиканнарның соңгысы – ахырга кадәр ат абзарына тугрылык саклаган бердәнбер кеше булып кала.

Лаеклы ялга чыккач та, атларсыз яши алмавын аңлый, Буян кушаматлы ат асрый башлый, ә соңрак аны Мартага алмаштыра. Марта белән алар аерылгысыз булалар – Виктор Александрович аның белән күп кенә яңачишмәлеләргә яшелчә бакчалары эшкәртә. Витя абый, күршеләре аны шулай дип атыйлар, беркайчан да эштән баш тартмый, намус белән эшли. Марта кирәк булганның барысын да карусыз үти. Ат белән хуҗаның ниндидер эчке рухи бәйләнеше барлыгы сизелеп тора. Мартадан тыш, хуҗалыкта һәрвакыт сыер, сарык һәм башка терлек асрыйлар – чын крестьян йорты, ул аннан башка авыл тормышын күз алдына да китерә алмый.

Виктор Александрович янында гомер буе аның хатыны Елена була – шундый ук хезмәт сөючән һәм кайгыртучан тормыш иптәше. Ул ире өчен бик борчыла, бигрәк тә иренең үпкәсендә кара таплар ачыклагач курка кала. «Больницада ятты. Аның өчен бик борчылдым», - дип сөйләгән иде ул шул вакытта. Ләкин бу сөйләшүдән соң нәкъ бер елдан соң үзе онкологиядән китеп барды. Алар дус яшәделәр, бер-берсен хөрмәт иттеләр, юл куйдылар – хәтта каршылыклар килеп чыкса да, һәрвакыт килешә белделәр. Тормыш иптәшеннән башка Виктор Александрович инде 17 ел яши.

Өч ел элек улы Николай хатыны Елена белән әтисен карарга дип ата-ана йортына күчкән. Виктор Александрович үз аягында йөри, ләкин авыр хезмәт инде көченнән килми. Шуңа да карамастан, ул үзен элеккечә йорт хуҗасы итеп хис итә. Алар яши торган йортны ул үзе төзегән, монда һәр кадак аның куллары белән кадакланган. Шуңа күрә аңа барысы да кадерле, һәм яшьләргә үзгәрешләр кертергә бик ирек бирми. Оныгы Татьяна көлә: «Безнең бабай консерватор, бөтен яңалыкка каршы тора. Бернәрсә дә эшләргә кирәкми, ремонт кирәкми, ди». Ләкин улы шулай да пластик тәрәзәләр куйган һәм эчтә заманча ремонт ясаган - йорт эче күпкә яктырак һәм уңайлыракка әйләнгән. Дөрес, иске мичне сүткән өчен әтисе нык ачуланган.

Хәзер Николай белән Елена яшелчә бакчасы утырталар, дуңгыз һәм тавыклар асрыйлар. Виктор Александрович ишегалдына барысының да тәртиптәме икәнен тикшерергә һәм саф һава суларга гына чыга. Урамда яшьтәшләре калмаган, сөйләшер кеше юк. Элек ул гел газеталар яздырып укый, ләкин хәзер күзе начарлана башлаган. Хәзер аның өчен зур дөньяга тәрәзә булып телевизор гына калган.

Виктор Александровичның ике улы була. Кызганычка каршы, Алексей инде исән түгел. Николайның өч баласы бар: Татьяна Красный Октябрьдә яши, Артемий күрше урамда, һәм алар еш кына бабасы һәм әти-әниләрендә булалар. Анастасия – Түбән Камада. Оныкчыгы да бар – Ксения, Татьянаның кызы, өлкән буын өчен кечкенә шатлык. Без барганда нәкъ менә Артемий һәм Татьяна белән Ксения килгән чак иде.

Виктор Александрович үзе холкы буенча тыныч һәм аз сүзле кеше. Ун ел элек, 80 яшендә инсульт кичергән, уң кулы һәм аягы тыңламый башлаган, ләкин терелә алган. Ә пандемиядә ковид белән авырган,  үпкәсе 60-70% зарарланган – Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә яткан, аннары ике ай Чистайда, аннан кайткач, яңадан ялкынсыну башланган, тагын җирле хастаханәгә ятарга туры килгән. Ахыр чиктә, медиклар һәм туганнары ярдәмендә бу чирне дә җиңеп чыккан. Улы Николай: «Сугышны һәм сугыштан соңгы чорны кичергән кешеләр хәзерге яшьләргә караганда күпкә ныграк. Ул вакытта продуктлар да табигый, бернинди өстәмәләрсез булган», - дип аңлата бу хәлне.

Николай белән Еленага эшкә хәзер якынрак: Елена – район үзәк хастаханәсендә, Николай МЧСта эшли. Аның хезмәте тынгысыз: юл-транспорт һәлакәтенә баралар, БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында якындагы шәһәрләрдә (шул исәптән Түбән Камада)  кизү торалар, гадәттән тыш хәлләр вакытында Әлмәткә, Чаллыга яки Чирмешәнгә җибәрергә мөмкиннәр. Ләкин боларның барысына да карамастан, алар һәрвакыт әтиләренә вакыт табалар.

Виктор Александрович – бәхетле кеше. Гомере буе яраткан эше белән шөгыльләнгән. Гомер буе ат караган чын рус крестьяне – үз мәхәббәтенә тугры калган, бөтен гомерен атларга багышлаган. Хәзер якыннарының кайгыртуын тоеп яши: игелек игелек булып әйләнеп кайта.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев