Әлеге проектта Чертуш авылы мәдәният йорты «Каурый мендәр» дип исемләнәгән тегү-чигү буенча осталык дәресләре циклы проекты белән катнашып, 250 мең сум күләмендә грант отты.
Яңа проектның максаты — «Мәхәллә» иҗат киңлеге аша этномәдәни күптөрлелекне, халык сәнгатен, матди булмаган мәдәни мирасны һәм традицион гаилә-рухи кыйммәтләрне саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итүче мәдәни ял мәйданчыкларын үстерү.

«Мәхәллә» иҗади мәйданы кысаларында тормышка ашырылучы башка проектлар да Татарстанның мәдәни тормышын баетырга, милли гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу — халыкның рухи кыйммәтләренә игътибарны арттыруның бер чарасы.
Әлеге проектның төп этәргече булып, Чертуш авылында кул остасы — Гөлшат Җиһангированың кул эшләре тора. Һәр чигеше, теккән әйберләре -осталык, матурлык үрнәге аның. Ул үзенең кул эшләреннән торган күргәзмәләр белән төрле конкурсларда катнаша. Лаеклы урыннар ала.
Оста, үз эшләрен яшь буынга тапшыру максатыннан, Чертуш авылы мәдәният йортында «Каурый мендәр » исемле мастер класста күрсәтә. Әлеге иҗади башлангыч милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертәчәк.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев