Район мәдәният йортында иртәдән мөхтәрәм кунакларны каршы алырга әзерләнделәр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр җитәкчелегендә бирегә абруйлы каләм әһелләре җыелды.
Туган якны өйрәнү музее буенча үткәрелгән экскурсиядән соң, чәй өстәле янында район башлыгы Егор Тарнавский Яңа Чишмәнең истәлекле урыннарга бай булуы, аларны үстерү буенча кызыклы проектлар тормышка ашырылуы турында сөйләде. Халыкның рухи тормышында әдәбиятның роле зур булуына басым ясап, район җиренә килгән язучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Көннең беренче яртысында кунаклар, өч төркемгә бүленеп, мәктәп укучылары белән очрашты. Зирекле авылы лицеенда Ркаил Зәйдулла, Эльмира Шәрифуллина һәм Фатиһ Котлу; Яңа Чишмә гимназиясендә Равил Сабыр, Миңзифа Әхмәтшина, Галимҗан Гыйльманов һәм Фәүзия Солтан; Шахмай урта мәктәбендә — Рәфкать Шаһиев, Фәнил Гыйләҗев, Рәҗәп Бәдретдинов һәм Лилия Фәттахова булып кайтты.
Язучыларның нәкъ менә әлеге мәктәпләргә баруы очраклы түгел: һәр өчесе дә районның алдынгы мәктәпләре санала, республика дәрәҗәсендә ирешкән уңышлары да бихисап.
Шулай ук Шахмай авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге һәм Зирекле авылындагы Мидхәт Газыймов исемендәге музейлар, райондагы иң борынгы мәчетләрнең берсе булган Зирекле мәчете, «Алтын ачкыч» балалар бакчасы да кунаклар каршы алды ул көнне.
Очрашулар эчтәлекле, ике як өчен дә файдалы узды. Балалар язучыларның әсәрләрен укыды, җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтте. Гимназия кунакларына «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче укучылар тәкъдим иткән милли киемнәр, татар халкының милли йолаларын чагылдырган театральләштерелгән «Капка төбе» тамашасы аеруча да хуш килсә, Зирекледә милли-дини колорит, укучылар оештырган мәктәп телевидениесе, Шахмайда бигрәк тә Рәҗәп Бәдретдиновның «Юлаучылар» әсәреннән өзек укып, авторның үзенең дә күңелен нечкәртә алган Фирүзә Ибраһимова, татар теленнән республикакүләм уңышларга ирешкән дистәләгән укучы тәрбияләгән Кадрия Гыйльманованың хезмәте сокландырды.
Очрашу барышында язучылар иҗатлары белән таныштырдылар, әсәрләренең язылу тарихы турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларларга җавап бирделәр.
Көннең икенче яртысында район мәдәният йортында «Яңа Чишмә: яңа дуслар, яңа манзара» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, гомумән, әдәбият сөюче райондашлар җыелган иде.
Язучыларның чыгышлары районның «Моңлы чишмә», «Талир тәңкә» ансамбльләре, Балалар сәнгать мәктәбе биючеләре һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина, моңлы тавышлы Альбина Саматова чыгышлары белән үрелеп барды.
«Үзеңнең укучыларыңны, аларның хыял-омтылышларын белмәсәң, ул әдәбиятка зур хилафлык китерәдер дип уйлыйм. Әдәбиятның гаҗәеп хасияте бар: ул берләштерә ала. Минемчә, әдәбиятның төп миссиясе — кешеләрне, халыкларны берләштерү, илләрне үзара берләштерү һәм тынычлыкка чакыру. Еллар имин булсын! Аллаһ боерса, шулай булыр да һәм без сезгә әле тагын кабат-кабат килербез», — диде Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышында. Бу сүзләр төрле милләт вәкилләре яшәгән төбәк өчен аеруча да мөһим.
Язучылар берлеге рәисе искәрткәнчә, Яңа Чишмә районы язучылар игътибарыннан бераз читтәрәк кала бирә. Ул үзе бирегә ун еллар элек Акбүре авылы кызы, шагыйрә Ландыш Габдрахманованың «Яратам, димәк, яшим!» китабын тәкъдим итү кичәсенә килгән иде. (Л. Габдрахманова шулай ук әдәби кичәдә катнашты).
Галимҗан Гыйльманов, алып баручыларның берсе булган Фирүзә Ибраһимованы күрү белән, «Илһам», «Иделем акчарлагы», «Глаголица» кебек әдәби бәйгеләрдә жюри составында булуын һәм Яңа Чишмә районыннан соңгы елларда бу бәйгеләрдә балаларның активрак катнаша башлауларын әйтте. «Аларның язмаларыннан чыгып, биредә шактый көчле иҗади потенциал барлыгы турында сүз алып барырга мөмкин», — диде ул һәм күп тапкырлар бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Фирүзәгә журналистика, әдәбият юнәлешендә уңышлар теләде.
Баксаң, Яңа Чишмәгә килгәннәре булмаса да, бик күпләрне бу төбәк белән ни дә булса бәйләп тора икән. Фәүзия Солтанга «Учларымда — җиләк» дигән беренче китабын чыгарырга яңачишмәлеләр ярдәм иткән, Чирмешән тумасы Фәнил Гыйләҗев күршеләр буларак үз итә.
Рифкать Шаһиев — «Ватык сәгать» шигыре, Эльмира Шәрифуллина «Татар теле мөгаллиме» шигыре аша чордашларны уйланырга чакырды, Миңзифа Әхмәтшина исә шигьри сүз белән бергә җырын да бүләк итте. Фатиһ Котлуның төрек уен коралында попурри уйнавы, «Миләшләрем» җырын башкаруы, ул җырның тарихын үзенә хас юмор белән бәян итүе тамашачыларны шулай ук битараф калдырмады.
Равил Сабыр исә нефть башкаласы белән ара ерак булмавын искәртеп (өстәвенә Яңа Чишмә иҗатчылары Әлмәт бүлегенә карый), иҗади аралашуны көчәйтергә чакырды.
«Татар халкында эшләрне „хәерле булсын“ дигән теләк белән башлау гадәте бар. Без дә бүген шушы хәерле эшләрне башкарып киләбез. Иртәдән бирле төрле матур чараларда катнашабыз. Яңа Чишмә хакимиятенең шигырь сөючеләрне, язучыларны җыеп шундый чара үткәрүе — ул милләтне зурлау, телне зурлау, ул — үзебезне зурлау. Бу бергәлекне саклау, дәвам итү зарур. Һәр матур гамәл дәвамлы булганда гына зур нәтиҗәләр бирә», — диде Рәҗәп Бәдретдинов. Әлеге фикерне Яңа Чишмәдә Әдәбият көне үткәрү һәм оештыру эшләренең башында йөрүчеләрнең берсе, БТКның җирле бүлеге җитәкчесе Айрат Хәмәтвәлиев та куәтләде.
«Яңа Чишмә: яңа дуслар, яңа манзара» әдәби-музыкаль кичәсе бергәләп Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Кичәнең «Иң әүвәл Сүз булган...» дигән мәгълүм сүзләр белән башланып китүе дә юкка гына түгел иде. Биредә утырган һәркемне туган телебезгә, үз сүзебезгә мәхәббәт берләштерде. Ул мәхәббәт сүрелмәсен, бергәлек-бердәмлек кимемәсен һәм башкарган яхшы эшләр дәвамлы итсен иде, дигән теләк тә берләштергәндер, дип уйлыйсы килә. Ә инде һәр ният эшкә барып тоташа: Яңа Чишмәдә үткән Әдәбият көне дә дәвамлы булыр дип ышанабыз.
Чаллы Башы авылында үткән «Сере сандыкта ниләр бар» бәйрәме .
Милли мирасыбыз – яшь буынга: “Хатирә” фольклор төркеме Зирекле лицеенда чыгыш ясады
Нет комментариев