Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Дмитрий Шолгин Ватан өчен үз гомерен биргән

Екатерина Бистәсендә үз теләге белән СВО зонасына киткән Дмитрий Шолгин белән хушлаштылар

Бүген Екатерина Бистәсендә Дмитрий Шолгин белән хушлаштылар, ул үз теләге белән СВО зонасына киткән иде һәм Ватан хакына геройларча көрәшеп һәлак булган. 

Дмитрий Яр Чаллыда туган, аннан үз теләге белән СВОзонасына киткән. Әти-әнисе аны үзенең кече Ватаны — Екатерина Бистәсендә җирләргә карар кылганнар.

Хушлашу мәрасименә авылдашлары, район җитәкчелеге, район учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре, Дмитрийның Яр Чаллыдагы дуслары да җыелган иде.

Траур митингында район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ул Дмитрийның әти-әнисенә чын ир-егет, үз Ватанының патриотын тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде, мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

Екатерина Бистәсендә үз теләге белән СВО зонасына киткән Дмитрий Шолгин белән хушлаштылар

Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Дмитрийның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты, аның исеме шәһәрдәге Геройлар мемориалында мәңгеләштереләчәк, диде. 

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Евгений Баранов Дмитрийның әти-әнисенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаштылар һәм аның Ватаныбызда тыныч күк йөзе хакына үз гомерен кызганмавын билгеләп үттеләр.

Дмитрий Шолгин һәлак булганнан соң дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.

Дмитрий Шолгинны хәрбиләрчә хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр!

Екатерина Бистәсендә үз теләге белән СВО зонасына киткән Дмитрий Шолгин белән хушлаштылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев