25 октябрьдә Чертуш авылында яшәүче Гөлфия әби Мәҗитовага 90 яшь тула.
Сугыш алды балаларының барысының да балачак истәлекләре бер төрлерәк: ачлык, ялангачлык, әниләренең авыр хезмәте. Гөлфия әбинең гаиләсенә бу афәт Ярославльдә яшәгәндә килә, ул шунда туа. Әтисе Нәгыймов Мәхмүт белән әнисе Фәүзия Чертушта өйләнешәләр дә, Ярославль якларына китәләр. Анда туганнары күп була.

1943 елда немецлар шәһәрне бомбага тота башлый.
-Йортыбыз каршындагы сарайлар артында зур-зур базлар казыдылар. Бомба төшә башлауга, әни энемне күтәреп, мине кулымнан җитәкләп, шунда йөгерә иде, — дип искә ала Гөлфия әби. Аннары әнисе, ике баласын ала да, туган ягына, Чертушта яшәүче әниләре янына кайтып китә. «Вербовать ителеп кайттык», ди Гөлфия әби.
Сугышның нинди куркыныч нәрсә икәнлеген шул чакта аңлый кызчык. Үз гаиләләренә зур кайгы булып килә ул. Хәрби заводта эшләүче әтисе, кайнар су краннары шартлап, шунда һәлак була.
-Кычыткан, алабута, бәрәңге яфрагы ашадык... — дип санап китә Гөлфия әби, «Чертушка кайткач тормыш ничегрәк булды?» дигән сорауга. — Күршедәге Рәшидә белән (аңа да декабрьдә 90 яшь тула) берәр чиләк бәрәңге яфрагы җыеп керә идек тә казанда пешереп ашый идек. Әниләр көне-төне эштә. Алай да безгә әти өчен бераз пенсия булды, хәлне шул җиңеләйтте.
Тегүче кыз

Сигез классны бетергәч, кыз Каргалыдагы тегү мастерскоена эшкә урнаша. «Многопромысловик» дип атала иде артельнең исеме, ди Гөлфия әби. Аның зиһене, сөбханалла, күп нәрсәләрне бик ачык итеп, шулай җентекләп хәтерли.
Туган авылына кайта-китә йөреп, Каргалыда өч ел эшли кыз. Ул заманда кибет тулы кием юк, кешеләр киемне тектереп кияләр. Елдан-ел остара бара, кияүгә чыккач, Чертуштан торып эшли, шундый мөмкинлек тә була. Яңа Чишмәдән товарлар алып кайтып та тегә, эше буенча шунда күчерелә. Шахмайда тегү мастерское ачылгач, җиде ел күрше авылга йөреп эшли. Бик күпләр Гөлфия дигән уңган, оста куллы тегүче теккән киемнәрдән йөри ул елларда.
«Ул да ятим иде»
Бик чибәр кыз булып үсеп җитә Гөлфия. Әбисе белән генә үскән ятим егетнең күзе төшә аңа. Озын буйлы, гармунчы, җырчы егет. Исеме дә татар авыллары өчен бик сирәк исем — Леонард! «Әтисе тарих укытучысы булган, тарихта Леонардо да Винчи дигән кеше бар бит, менә шул исемне кушкан ул улына», — дип аңлата әби елмаеп.
Армиядән кайтуга, озак уйлап тормый гармунчы егет — 22 яшьлек матур кызга сүз ката. Гөлфия дә озаклап икеләнеп тормый — кияүгә чыгарга риза була. Шуннан соң алтмыш елга сузылачак гаилә юлын бергәләп үтә алар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, бер-берләрен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Инде Леонард бабай үлгәнгә дә алты ел.
Бала хәсрәтен дә бергә күтәрә Мәҗитовлар. Беренче кызларының гомере кыска була. Унынчы классны бетергәч, Чистайга эшкә китә ул. Заводтан яфрак җыярга алып баралар, анда урман бете кадала һәм унтугыз яшендә параличланып, бакыйлыкка күчә Гөлсинә исемле алма кебек кызлары.
Уртанчы улы Раиф Чаллыда яши, ике улы, өч оныгы бар. Кече улы Рәдиф Чертушта. Олы уллары Радик өйләнеп үзенең гаиләсе белән яши, ике бала үстерәләр, төпчекләре Илүсә Мәскәүдә яши. Бала хәсрәте улы Рәдиф гаиләсен дә читләтеп узмый: уртанчылары Әнисә юл һәлакәтендә үлә...

Әби төп нигездә кече улы һәм килене Гөлфия белән бергә гомер кичерә.
Ике Гөлфия — кайнана белән килен — бер өйдә утыз сигез ел бергә торалар.

-Ачуланышканыбыз да юк безнең, — ди килене.
Алар инде бер-берләренә җайлашып, ияләнеп, бер-берләренең көен яхшы белеп бетергәннәр: килене каядыр китә калса, әби «югалта» башлый, ә кайнанасының зиһене ачык икәнен яхшы белгән килене аңа тулы мөстәкыйльлек биргән. Без килгәндә дә, әби тавыкларына ботка пешергән, туган көненә дип кайтачак кунаклар өчен каз турарга җыенып йөри иде. Өчпочмагы, бәлеше — анысын инде тәмләп килене пешерәчәк.

-Озак яшәү сере нидә икән Гөлфия әбинең? — дигән соравыма да җаваплары туры килә.
-Гел ни дә булса эшләп торырга кирәк миңа, — ди әби. — Тик кенә утыра алмыйм. Аллаһка шөкер, тормышларыбыз бик матур хәзер…
-Озын гомерле булыр өчен күңел тынычлыгы белән хәрәкәттә булу кирәк. Күңеле тыныч әнинең — янәшәсендә якыннары, туганнары бар; үз җае белән эшен дә эшләп тора. «Бик матур вакытлар җитте, гомер генә ахырына таба якынлаша» ди үзе дә, — дип җөпли килене Гөлфия. Килен — кайнана туфрагыннан, диләр бит. Ул бүгенге көндә китапханәдә эшли, декрет ялына киткән бер ханым өчен балалар бакчасында эшләп торырга да ризалашкан.
Ана җанлы балалар үстергән Мәҗитовлар. Гөлфия әбине яхшы тәрбия итүләре күренеп тора. Кайчандыр Тукай язмышына дучар булган ире Леонард — әнисе башка иргә кияүгә китеп, ул гаиләгә сыймаса да, олыгайган көнендә үз әнисен дә тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Ике килен сигез бала үстергән анага да мәрхәмәтле булган.
Гөлфия әби Мәҗитованың 90 еллык гомер китабында — сугыш афәте, ачлык, югалтулар да, намуслы хезмәт куанычлары, тормышның гади генә ямьнәре дә, якыннарының яратуы, күңел җылысы да язылган.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык.
Юбилеең белән, Гөлфия әби! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның җылысын тоеп, тагын күп еллар яшәргә язсын!
Нет комментариев