2030 елда мөселманнар, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр дә, изге Рамазан ае башлануын ике тапкыр билгеләп үтәчәк.
Моның сәбәбе — ислам календареның кояш календарена караганда 11 көнгә кыскарак булуы. Шуңа күрә мөһим даталар ел саен бераз алга күчеп бара.
Беренче Рамазан, башлангыч мәгълүматлар буенча, 5 гыйнварда кояш баегач башланачак. Икенчесе исә 26 декабрьдә керәчәк. Мондый күренеш 33 елга бер тапкыр кабатлана. Соңгы тапкыр ул 1997 елда күзәтелгән.
Нет комментариев