Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында күпер ачылды

Кичә, 7 майда, федераль әһәмияттәге Шәле — Баулы автомобиль юлы белән төбәк әһәмиятендәге Акъяр — Чирмешән гомуми файдалану юлы киселешендә күпер ачылды.

Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов, Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Марат Саттаров, «Главтатдорстрой» директоры Эдуард Данилов, Беларусь Республикасының 5 нче номерлы трест участогы начальнигы Александр Дробушевич һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа күперне ачканда, Фәрит Ханифов мондый юл чишелешләре Шәле-Баулы федераль трассасында даими рәвештә ачыла һәм бу — юллардагы куркынычсызлыкны арттыра, барлык шоферлар өчен уңайлыклар тудыра, дип билгеләп үтте. Ул юл төзүчеләргә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

— Җиңү көне алдыннан күпер ачу безнең өчен бик мөһим вакыйга һәм без төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен бик рәхмәтле, — дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. — Барысы да, шул исәптән безнең белорус дусларыбыз да, бу мөһим участокта намус белән эшләделәр, моның өчен барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм һәм Җиңү көне белән котлыйм.

Тантаналы чара ахырында Фәрит Ханифов һәм Вячеслав Козлов юл төзүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Аннары яңа күпер буенча хәрәкәткә старт бирелде һәм беренчеләрдән булып юлдан үтү хокукы ГАЗ-21 раритет автомобиленә һәм юл-төзелеш техникасы колоннасына бирелде.

Безнең белешмә.
Әлеге күпернең озынлыгы 48,9 м, киңлеге — 19,9 м, хәрәкәт — ике полосада, күпер асты габариты — 5 м, якынча бәясе — 290 млн сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев