11 июльдә Мәскәүдә Кремль сараеның зур залында Россия почтасы көненә багышланган тантаналы чара булачак. Чакырылган 5700 кунак – “Россия Почтасы” ФГУП хезмәткәрләре арасында 14 есе Татарстан Республикасы вәкилләре һәм алар арасында Яңа Чишмә РУПС почтальоны Ирина Кокина да бар.
Чарада әлеге тармакның күп хезмәт күрсәткән вәкилләрен тантаналы бүләкләү церемониясе узачак, шулар арасында безнең Ирина да булачак. Яңа Чишмә авылы хат ташучысы булып Ирина Петровна инде менә 36 ел эшли, аның менә дигән почтальон, җаваплы һәм намуслы хезмәткәр булуы авыл халкына яхшы мәгълүм.
Ул Яңа Чишмә авылының барлык уң як яр буе өлешенә, “Сельхозхимия” поселогына (500 дән артык йорт) һәм әлеге якта урнашкан барлык оешмаларга (хакимият бинасында гына да алар берничә) хезмәт күрсәтә. Ә бу көн саен яңа газеталар һәм язма корреспонденция, ТКХ хезмәтләре буенча һәм 361 йортка квитанцияләр, 137 пенсионерга пенсия һәм субсидияләр.
- Бик яхшы хезмәткәр, без анардан башка кулсыз кебек, - дип сөйләде РУПС начальнигы Наталья Сөниева. – Үз эшен тел тидермәслек итеп, бар күңелен биреп башкара. Эчкерсез, изгелекле һәм аралашучан кеше. Дүрт ел элек ул лаеклы ялга чыкты, тик эшләвен дәвам итә. Безнең аны җибәрәсебез килми. Коллектив аны хөрмәт итә, почта клиентлары аны ярата һәм һәрвакыт көтеп ала. Ул чираттагы ялга чыгу белән шалтыратулар тотына. “Безнең Ирина кайда? «кайчан чыга?” – дип сорыйлар.
Без аның өчен шатбыз, чөнки безнең Ирина Мәскәүдә хөрмәтләнү өчен лаеклы кеше, без аның исән-сау барып, бәйрәмнән мәңге истә калырлык тәэсирләр алып кайтуын телибез.
11 июльдә тантаналы чарада Ирина Кокинага “Россия Почтасы”ның иң яхшы хезмәткәре буларак Россия Федерациясенең Мактау грамотасы тапшырылачак, чара кунаклар өчен Россия эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт белән үрелеп барачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев