Чертуш авылы мәдәният йорты 250 мең сумлык грант откан
Авыл осталары

Чертуш авылы мәдәният йорты 250 мең сумлык грант откан

Татарстанда «Мәхәллә» дип исемләнгән иҗади мәйдан – яңа проект эшли башлады.

Әлеге проектта Чертуш авылы мәдәният йорты "Каурый мендәр" осталык дәресләре циклы проекты белән катнашып, 250 мең сум күләмендә грант отты.

Яңа проектның максаты – «Мәхәллә» иҗат киңлеге аша этномәдәни күптөрлелекне, халык сәнгатен, мәдәни мирасны һәм традицион рухи кыйммәтләрне саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итүче мәдәни мәйданчыкларны үстерү.

«Әлеге грантның төп бизәге булып авылдашыбыз Җиһангирова Гөлшатның чигелгән мендәрләре тора. Шул уңайдан, кемнәр чигәргә, тегәргә ярата – сентябрьдән мәдәният йортында көтеп калабыз. Мастер классларны Җиһангирова Гөлшат уздырачак», – дип шатлыклары белән уртаклаша Чертуш мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусина.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев