Зирекле авылында кабак бәйрәме булып узган
13 сентябрьдә Зирекле мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бик матур бәйрәм - Кабак бәйрәме оештырганнар.
Бу хакта Зирекле АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.
Беренче тапкыр уздырылачак әлеге чара бәйге итеп игълан ителгән. Өч гаилә бәйгедә катнашырга теләк белдергән. Алар - Лотфуллиннар, Галимовлар һәм Мөбарәкшиннар гаиләсе. Гаиләләргә өч бирем өй эше итеп бирелгән булган;
- кабактан кызыклы эшләнмә ясау
- кабактан ризык әзерләү
- иң зур кабакны алып килү.
Гаиләләр өй эшләрен әзерләп килгәннәр һәм мәйданчыкка куелган өстәлләр матур, кызыклы эшләнмәләр, тәмле ризыклар белән тулган. Бәйге барышында жюри әгъзаларына җиңүчеләне билгеләү җиңел булмаган, чөнки барысы да бик оста башкарган.
Нәтиҗәдә "Кабактан ясалган кызыклы эшләнмә" номинациясендә Лотфуллиннар гаиләсе җиңү яулаган. “Кабактан иң тәмле ризык” номинациясендә Галимовлар җиңгән. Ә инде “Иң зур кабак” номинациясендә Мөбарәкшиннар гаиләсенә тиңнәр булмаган - алар 20 килолы кабак үстергәннәр.
Әлеге җиңүләр – һәр гаиләнең хезмәт нәтиҗәсе. Катнашкан гаиләләргә чиксез рәхмәт җиткерәләр. Бәйрәмнең иганәчесе Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдиновка да рәхмәт белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев