Якташыбыз «Тукай йолдызлыгы» конкурсында җиңүче!
Лилия Фәттахова «Тукай йолдызлыгы» әдәби конкурсында җиңү яулады.
16 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм филология докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина тапшырдылар.
Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап үткәрелде. Чараны оештыручылар: ТР Язучылар берлеге һәм республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия.
Конкурс сигез номинациядә үткәрелде. Якташыбыз, шагыйрә, язучы, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррир урынбасары Лилия Фәттахова «Эссе» номинациясендә 1нче урынга, «Шигырьләр шәлкеме» номинациясендә кызыксындыру премиясенә лаек булды.
Лилия Фәттахованың «Яңа Чишмә хәбәрләре»ндә чыккан кайбер язмалары белән түбәндәге сылтамалар буенча таныша аласыз:
Яңа Чишмә тарихында беренче мәртәбә Татар әдәбияты көне узды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев