Фактлар һәм комментарийлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гражданнарның тынычлыгы, иминлеге сагында
Яңа Чишмә ЭЭБ полицейскийлары һөнәри бәйрәмнәрен агымдагы елның 10 айлык эшенә йомгак ясап каршылыйлар.
-
Һәр нәрсәнең – үз вакыты
Агымдагы елның 1 октябренә РПФ-да билгеләнгән күләмдә иминият взносларын түләүне башкаручы 299 шәхси эшмәкәр исәптә тора, бу үткән елның шул ук чорыннан 97 эшмәкәргә кимрәк.
-
Салымнар җыю мәсьәләсе кискен тора
Чәршәмбе көнне райондагы авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча чираттагы киңәшмә булып узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
-
Өлкәннәргә игътибар – гомуми кайгырту
Ел саен алтын көзләр җиткәч, без бөтен көчләрен, белемнәрен биреп яшь буынны тәрбияләгән өлкәннәрне хөрмәтлибез.
-
Безгә электрик кирәк
Ниһаять, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. 220 йорт һәм 400 дән артык кешесе булган Акбүре авылы бик үк кечкенә авыллардан саналмыйдыр, дип уйлыйм мин. Шушы авыл җирлегендә ставкада торучы электрик юк. Авыл кешесе хуҗалыгында электр белән бәйле эш килеп чыкса кемгә генә мөрәҗәгать итми. Хәтта район үзәге электр челтәре хезмәткәрләренә...
-
Электрон түләүләр - бик җайлы
Коммуналь түләү-ләрне, кредитларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киңрәк кулланыла бара, хәзер күпләр шушы төр хезмәттән файдалана. Бу бердән уңайлы, вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк.
-
Пассажирлар агымы арта
Яңа Чишмә районы Татарстан Республикасының үзәгендә - көньяк-көнчыгыш юнәлешендә урнашкан. Районга Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре якын. Районнан читкә чыгу район кешеләре өчен гел проблемалы иде. Халыкның үтенече буенча район үзәгендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән яңа автовокзал бинасы төзелде.
-
Горурланырлыклары бар
15 сентябрьдә Казанда Эрмитаж клубында үткән "Гаилә бәйрәме - Нечкәбил 2013" Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашкан Лилия Борисова интернет тавыш бирү җиңүчесе булды һәм I дәрәҗә Диплом алды.
-
Газ хезмәте: иң мөһиме - өзлексезлек һәм авариясезлек
Быел районның газ хезмәтенә 30 ел тулды. Бүгенгесе көндә газ хезмәте ике - Яңа Чишмә һәм Шахмайдагы автомат газ көйләгеч станцияләренә хезмәт күрсәтә. Нәкъ менә алар аркылы кулланучыларга өзлексез зәңгәр ягулык бирү эшләре алып барыла.
-
Чын ярату бер генә була
Ленино авылы читендә электр белән радиодан кала бернинди уңайлыклары булмаган кечкенә генә агач өйдә Алешина Анна Михайловна гомер кичерә. 19 августта аңа 90 яшь тула.
-
Лаеклыларның хезмәте билгеләнде
Күркәм традициягә тугры калып, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе агымдагы елның II яртыеллыгына район газетасына язылу нәтиҗәләре буенча да 700, 600 һәм 500 сумлык өч премия булдырды. Шушы көннәрдә алар уңган почтальоннарга тапшырылды.
-
Кирәкле хезмәт
13 июльдә Татарстан Республикасының ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан без ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин белән очраштык. Ул исә түбәндәге сорауларга җаваплар бирде.
-
Почта килсә, кәефләр дә күтәрелә
Чуаш Чабаксарындагы почта элемтәсе бүлекчәсе районда иң әйбәтләрдән санала. Биредә үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр эшли. Әйтик, Чуаш Чабаксарында Светлана Ивановна Иванова 28 ел яши, почтада да шул гомер эшли, шуның 25 елын элемтә бүлеген җитәкли. Эшне ул авыл халкының ихтыяҗларын өйрәнүдән башлый. Көненә өчәр сумка корреспонденция тарата: участогы...
-
Китап күңел үстерә
Тубылгы Тау авылында гомер кичерүче Нотфи ага Мифтаховның "Яшәү яме" дип аталган икенче китабы (беренчесе - "Күңелем хәтирәләре", 2010 елда басылып чыккан иде) дөнья күргән. Анда китап авторына армиядә хезмәт иткән елларда (өч ел) туганнарыннан, сөйгән ярыннан килгән хатларда язылган сагыну хисләрен белдергән шигъри юллар, авторның төрле елларда иҗат ителгән...
-
Сез – язның җылы нуры
Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм көнендә Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Ришат Билалов хезмәттәшләре белән бергәләп эшкә нәтиҗә ясыйлар, котлаулар кабул итәләр һәм алдынгыларны хөрмәтлиләр.