РПФ аңлата рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дайджест: РПФ гражданнарның сорауларына җаваплар бирә
Традицион күзәтүгә татарстанлылар тарафыннан Россия Пенсия фондына бирелүче иң популяр сораулар кертелгән.
-
Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган
2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата-аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә - проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Беренче һәм икенче бала туган гаиләләргә мондый форматта 65,5 меңнән артык сертификат бирелгән, шуның 12 меңгә якыны 2022 елда рәсмиләштерелгән.
-
Үзенең пенсия хокукларын формалаштыруны 55 меңнән артык татарстанлы күзәтә
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.
-
Августта һава торышы нинди булыр?
Җылы көннәре, вакытында яуган яңгырлары белән истә калачак. Синоптиклар август аенда һава торышы шундый булыр дип фаразлый. Күреп торабыз: аларның июль аена фаразлары чынга ашты. Эссе көннәре, челлә белән башланган июль аеның икенче яртысы явым-төшемнәргә бай булды.
-
Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.
-
Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.
-
Карау өчен түләүне рәсмиләштерү җиңеләйде
РПФның клиентлар хезмәте искәртеп узганча, компенсация түләве эшкә яраклы, ләкин беркая да эшләмәгән I төркем инвалидларны, дәвалау учреждениесе бәяләмәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булганнарны, 80 яшькә җиткән өлкәннәрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балалрны яки балачактан I төркем инвалид булганнарны караучыга билгеләнгән.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык яңа түләүләр
Айлык түләү аз керемле гаилә әгъзасының берсенә бирелә (аның кереме ТРда билгеләнгән 10756 сумлык яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта).
-
877 яңачишмәле электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган
2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып баруга күчү башланды. Яңа Чишмә районы буенча 877 кеше, ягъни эшләүчеләр гомуми санының 25%ы электрон хезмәт кенәгәсен (ЭХК) сайлаган.
-
877 яңачишмәле электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган
2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып баруга күчү башланды.
-
Ана капиталы суммасы турындагы мәгълүматны каян карап була
Мин ана капиталы акчаларын кулланып фатир сатып алырга җыенам, әйтегез әле, капитал суммасы турындагы мәгълүматны каян карап була? Моны дистанцион рәвештә эшләп буламы?
-
Татарстанның 19 меңгә якын гражданы булачак пенсияләре турында хәбәрнамә алды
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында актив рәвештә хәбәр итә башлады. Хәбәрнамәләр 45 яшьтәге ир-атларга һәм 40 яшьтәге хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көне уңаеннан акчалата түләү алачак
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә туры китереп түләүләр бирелә башлады.
-
Татарстанда инвалидлык буенча 1500 артык пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнгән
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләүнең гаризасыз тәртибе эшли башлады.
-
РПФ 1 майдан 8-17 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа пособиеләр түләү өчен гаризалар кабул итә башлый
8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа төр пособиеләр түләү буенча гаризаларны кабул итү 2022 елның 1 маенда башлана.