Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бер җылы сүз җитә...
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегендә Яңа Чишмә Картлар йортына традиция буенча кунаклар килде. Ветераннарның "Селяночка" вокаль ансамбле инде менә ничәнче ел аларны игътибарсыз калдырмый, 5 декабрьдә ул кабат монда концерт белән булды.
-
Язмыштан узмыш юк
3 декабрь -Халыкара инвалидлар көне. Бу көн - мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш хәле һәм проблемалары турында сөйләшү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Һәм без Волчья Бистәсендә яшәүче, күтәренке рухлы, гаҗәеп көчкә ия РМЙ хезмәткәре Репина Наталья Павловна турында сөйләми кала алмыйбыз.
-
Депутатның хәйрия ярдәме
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин өйгә барып социаль хезмәт күрсәтелүче инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтте.
-
1нче номерлы Мактаулы гражданин
Газетабызның үткән санында без газета укучыларыбызга район Советы утырышында "Татмелиорация" "Траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаковка "Яңа Чишмә муниципаль районының Мактаулы гражданины" дигән исем бирелүе турында хәбәр иткән идек инде.
-
Балаларга нефтьчеләрдән чираттагы бүләк
24 октябрьдә Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасына нефтьчеләр бүләк - интерактив мультимедия җиһазы комплекты алып килгәннәр.
-
Укырга яратучыларга файда булачак
"Китапларга икенче тормыш бирик" хәйрия акциясе кысаларында Яңа Чишмәдән Фәйзуллиннар гаиләсе район үзәгендәге ике китапханәгә 200 данәдән артык матур, балалар, фәнни-популяр һәм уку әдәбияты китаплары бүләк иткән.
-
Мәктәпкә җыенырга булыштылар
Безнең районда яңа уку елы алдыннан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган, инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясен үткәрү традициясе киң хуплана.
-
Күңелләрендә изгелек
Районда яшәүчеләрнең күпчелеге "Үз мәктәбеңә ярдәм ит " дип аталган республика хәйрия акциясендә катнашты.
-
Рифнур Сөләймановның күркәм эшләре
"Үз мәктәбеңә булыш" акциясенә Яңа Чишмә районында инде байтак кешенең кушылуына бер еллап вакыт узды. Ә менә кайчандыр Акъяр мәктәбен тәмамлаган "Татэнергосбыт" ҖЧҖ генераль директоры, 53 яшьлек Рифнур Сөләйманов үзе укып чыккан мәктәпкә 7 ел ярдәм итеп тора.
-
Районның электр челтәрләре начальнигы Харис Хөсәенов үз акчасына район үзәгендәге Тынычлык урамында контейнер мәйданчыгы төзегән.
Чүп-чар контейнерлары өчен ныклы һәм ышанычлы мәйданчык килеп чыккан.
-
Ятим балалар диңгездә ялда
Безнең районнан тәрбиягә (асрамага) һәм опекага алынган 17 бала Анапа янындагы "Черноморец" лагерына ялга китте.
-
Картлар йорты хезмәткәрләре
Картлар йорты хезмәткәрләре Гүзәл Мостафина һәм Ольга Шилова "Парковый Ритрит" программасы кысаларында шунда яшәүчеләр өчен яңа парк буйлап йөреп кайту оештырганнар. Картлар йортында яшәүчеләр таганнарда атынганнар, карусельләрдә әйләнгәннәр, туңдырма белән сыйланганнар, барысына да бик ошаган.
-
Ветераннарны котладылар
-Бу көннәрдә Яңа Чишмәдәге Картлар йортында яшәүче ветераннарыбыз байтак кына котлаулар һәм бүләкләр алалар, - дип хәбәр итте редакциягә Картлар йорты методисты Гүзәл Мостафина.
-
“Язгы миһербанлылык атнасы“
Республикада "Язгы миһербанлылык атнасы - "Мәрхәмәтле Татарстан" игелекле гамәлләр эстафетасы" ихтыярый акциясе бара.
-
Кызга өмет бүләк итик!
Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.