Чуаш Чабаксарында футбол турниры узды
Узган якшәмбе Чуаш Чабаксарында озак еллар җирле мәктәптә физкультура укыткан һәм авылда спортны үстергән Владимир Удиряков истәлегенә ел саен үткәрелә торган футбол турниры узды.
Быел турнир 10 нчы тапкыр узды һәм анда Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, Чистай, Алексеевск районнарыннан 8 команда катнашты.
Кубокка Алексеевск районы командасы ия булды, икенче урында-аксубайлылар, өченчедә-Чуаш Чабаксары командасы. Призерларга иганәчеләр акчасына алынган истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә турнирны мәрхүм Владимир Удиряковның улы Тимур һәм җирле авыл җирлеге башкарма комитеты оештырды.
Сергей МОЛЯКОВ,
Чабаксар АҖ башлыгы. Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев