Яңа Чишмәдә Татарстанның тугыз районы арасында волейбол буенча II лига финалы узган
14 октябрьдә Яңа Чишмәдә Татарстан Республикасы районнары арасында II лига ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында «ТНВ-ТЯГ» Республика иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол буенча финал ярышлары узган.
Ярышларда Аксубай, Яшел Үзән, Байлар Саба, Әлки, Югары Ослан, Биектау, Мөслим, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары командалары катнашкан.
Уеннар нәтиҗәләре буенча ир-атлар командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 урында — Байлар Сабасы
2 урында — Аксубай
3 урын — Югары Ослан
Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урында — Байлар Сабасы
2 урында — Мөслим
3 урында — Алексеевск
Котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев