21 сентябрьдә Яңа Чишмәдә ел саен үткәрелә торган «Милләтләр кроссы - 2019» җиңел атлетика йөгереше булып узды.
Анда барлык теләүчеләр дә катнашты: бу 2 яшьтән башлап, пенсия яшендәге кешеләр иде. Иң күп санлысы район үзәгендәге мәктәп укучылары командалары булды, кроссны шулай ук Яңа Чишмә оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре дә хуплады. Редакция бинасыннан алып барлыгы 2 км дистанциягә 100 дән артык кеше старт алды.
Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме алдыннан яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Нәзирә Кашапова һәм спорт мәктәбе директоры Федор Бурчин барысын да котлады. Алар йөгерүчеләргә шәхси спорт казанышлары, сәламәтлек теләделәр һәм бүгенге кросс та аларга файдага гына булсын диделәр. Барысы да бердәм булып йөгерүгә старт алды. Спорт мәктәбенең яшь тәрбияләнүчесе Булат Хәйруллин иң беренче булып дистанцияне җиңел узды һәм финишка килде. Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүнең нәтиҗәсе бит бу! Аның артыннан тагын берничә укучы финишка узды, ә зурлар командасыннан Николай Маранов беренче булып килде.
Катнашучылар арасында дистанциядә әлләни зур өзеклекләр булмады, финишка бер-бер артлы ялгыз, икешәр, өч һәм тулы төркем белән килеп җиттеләр. Әлбәттә, финиш алдыннан җанатарларның көчле тавышлары да көч-куәт биреп торды. Өлкән яшьтәге йөгерүчеләр яхшы физик форма күрсәттеләр. Мәсәлән, массакүләм спорт ярышларында даими катнашучы Гөлнур Адиева һәм Александр Немцовлар. Гаилә белән старт алган әти - әниләр кечкенә балалары белән бөтен дистанцияне үттеләр. Фиништан ук спорт мәктәбе хезмәткәрләре «Олимп» УСЗга керү юлында коймак һәм тәм-томнар белән кайнар чәй эчәргә чакырдылар.
Ниһаять, барысы да килеп җитте. Нәтиҗәләр ясаганда, номинацияләр буенча грамоталар һәм бүләкләр әзерләнгән вакытта йөгерүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов сәламләде. Ул аларга активлыклары, Бөтенроссия спорт һәм сәламәтлек акциясен хуплаулары өчен рәхмәт әйтте, йөгерү һәр катнашучының сәламәтлеге өчен файдалы һәм, әлбәттә, яхшы кәеф тудыруына ышаныч белдерде.
Бүләкләү тантанасында биш номинация игълан ителде. Иң элек малайлар һәм кызлар арасында «Иң яшь катнашучы» номинациясендә кечкенә катнашучыларны бүләкләделәр. Беренче спорт грамотасын һәм Ринат Фәсахов кулыннан бүләкне Әмир Нургатин һәм Самира Нургатина кабул итеп алдылар
«Җиңүгә омтылган өчен» бүләген иң яшь катнашучыларның берсе өч яшьлек Алия Хәйретдинова алды. Укучылар арасында «Иң җитезе» номинациясендә Булат Хәйруллин һәм Анна Мишагина, өлкәннәр арасында Николай Маранов һәм Анастасия Роменская бүләкләнде. Александр Немцов һәм Гөлнур Адиевага «Иң өлкән катнашучы» буларак грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. «Иң спорт гаиләсе» дип Абрамовлар танылды: әтиләре Андрей белән кечкенә уллары һәм 2 яшьлек кызлары дистанцияне бик җиңел узды. Әлбәттә, кросста катнашучыларның һәркайсы үз көче һәм физик әзерлекләре буенча йөгерде, чөнки мондый массакүләм ярышларда иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу.
Ольга ИВАНОВА.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев