16 июньгә Татарстанда COVID-19ның 21967 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 28зе чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 20, Яр Чаллыда - 3, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Спас һәм Яшел Үзән районнарында - 1әр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 19366 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 34се - узган тәүлектә.
Барлыгы 433950 кешегә вакцина ясалган, шулардан 302658 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры буенча;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев