Аталар һәм балалар проблемасы суд  практикасында
Җәмгыять

Аталар һәм балалар проблемасы суд практикасында

Хәзерге вакытка кадәр баланың төп ихтыяҗларына игътибар итмәүне үз эченә алган балалар белән рәхимсез мөгамәлә җәмгыятьтә киң таралган. Еш кына балалар белән рәхимсез мөгамәлә яшерен характерда һәм бары тик ахыр чиктә генә ачыклана.


Күпчелек очракта балалар белән рәхимсез мөгамәлә проблемасы имин булмаган гаиләләрдә килеп чыга.
Мондый категориягә, һичшиксез, Яңа Чишмә районында Б. гаиләсен кертергә кирәк, аңа карата 2019 елның июнендә гаепләү карары чыгарылып, җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять Кодексының 117 статьясындагы 2 өлешенең «а, г» пунктлары буенча 2019 елның февралендә үзенең ике балигъ булмаган кызын бертуктаусыз кыйнаганы өчен, озак сынау срогы билгеләнеп, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. шул арада ул үз тәртибе белән төзәлүен расларга һәм шул исәптә суд тарафыннан билгеләнгән бурычларны да намуслы үтәргә тиеш. 
  Җәза билгеләгәндә суд РФ ҖКның 60 статьясындагы 3 өлеше нигезендә кылынган җинаятьнең иҗтимагый куркынычлык характерын һәм дәрәҗәсен, гаеплеләрнең шәхесен, шул исәптән җәзаны йомшартучы хәлләрне, шулай ук билгеләнгән җәзаның хөкем ителүчене төзәтүгә һәм аның гаиләсенең тормыш шартларына йогынтысын исәпкә ала. 
Җәза социаль гаделлекне торгызу, хөкем ителүчене төзәтү һәм аларга яңа җинаятьләр кылуны кисәтү максатыннан билгеләнә.
Бу очракта Б.ның үз гаебен тануы исәпкә алынды, гаиләдә яшәвен дәвам итә, кызлардан гафу үтенде һәм нәкъ менә алар, тәртибе яхшы якка үзгәрүен билгеләп, әтиләрен ирегеннән мәхрүм итмәү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Б. язмышы өчен, зыян күрүчеләрнең позициясе зур әһәмияткә ия, чөнки ул элек балаларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен мировой судья карары буенча мәҗбүри эшләр сыйфатында инде ике тапкыр җинаять җәзасы үткән (бу җәзага тартылучының төп эшеннән бушаган арада түләүсез җәмәгать эше башкаруы).
«Имин булмаган гаилә» терминын суд утырышында опека һәм попечительлек органы, «Кайгырту» ХСХКҮ, ПДН вәкилләре, зыян күрүче балалар укый торган мәктәп педагоглары берничә тапкыр телгә алды. Алар аша җәмгыять Б. гаиләсендә булган хәлләргә битараф калмады һәм нәкъ менә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең дәгъва белән судка мөрәҗәгате буенча гражданин Б.  үз балаларына карата ата-ана хокукыннан чикләнде, ә соңыннан югарыда күрсәтелгән вәкилләрнең принципиаль позициясен кабул итеп, район суды Б.ның ата-ана хокукларын торгызу турындагы дәгъвасын канәгатьләндермичә калдырды.  
Б. гаиләсендә вәзгыять, чыннан да, бик катлаулы һәм башкаларның катнашуын таләп итә торган: Яңа Чишмә районына әлеге гаилә күрше районнан инде проблемалы хәлдә күчеп килгән, аның биш бала анасы белән Б. рәсми никахка кермәгән, шул ук вакытта ул якын чит илләрдә туып-үскән кеше булып тора һәм РФ гражданлыгын социаль хезмәтләр ярдәмендә Яңа Чишмә авылында яшәгәндә алган.  Үзенеке  дип танылган балаларның берсенә Б. аталык хокукын билгеләмәгән, өстәвенә үз балаларына карата аңарда ата-ана яратуы нык аерыла.
Районның социаль хезмәтләре югарыда күрсәтелгән гаилә язмышына зур игътибар күрсәтүен уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин, һәм ул торак, авыр чорда вакытлы матди ярдәм белән тәэмин ителгән, өлкәннәренең даими эш урыны бар, Б. озак вакытлар спиртлы эчемлекләр кулланмый, ә элек бу аның үзен тәртипсез тоткан сәбәпләрнең берсе булган. Педагоглар тарафыннан зыян күргән укучыларның яхшы өлгереше, аларның яшьтәшләре белән яхшы аралашуы билгеләп үтелде. 
Б.ның тиешле нәтиҗә ясавына һәм хөкем ителүченең соңгы сүзендә гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне төзәтергә вәгъдә бирүенә, ә балалар уртак һәм эзлекле көч белән аларның олы тормышын тәэмин итүче лаеклы тәрбия алуларына өметләнергә кала.
Равил Закиров,
Яңа Чишмә район суды рәисе
 

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев