Безнең районда региональ әһәмияттә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының озынлыгы 215 километрга якын тәшкил итә.
Шуның 168 км-ы асфальт-бетон түшәмәле, 22 км-дан аз гына күбрәгенә вак таш салынган һәм 25 км тирәсе – арба (грунт) юлы (Лебедка, Бакташ, Волчья Бистәсе торак пунктларында). Шуңа өстәп 360 км-ы җирле әһәмияткә ия гомуми кулланыштагы юллар булып тора.
Райондагы барлык юлларның нинди хәлдә булуы күпчелек халыкка мәгълүм анысы, ә менә аларга ничек һәм кем тарафыннан хезмәт күрсәтелүе турында безгә “Алексеевскдорстрой” ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин сөйләде.
- Быелгы сезонда без 7500 квадрат метрда чокырларны ямау эшләрен башкардык, озынлыгы 3658 метр юлга ярыкларга битум белән санация үткәрдек, 6643 кв.м асфальтның таушалган катламын яңадан торгыздык (төзәттек).
Юл- урам челтәренә ремонт ясадык. Петропавел, Чертуш, Волчья Бистәсе, Красный Октябрьдә юлга вак таш түшәлде, шундый ук эшләрне Тубылгы Тауда да башкарасы бар. Архангел Бистәсендә (3878 кв.м), Акбүредә (4237 кв.м), Яңа Чишмәдә (5547 кв.м – Колхоз, Кояшлы, Урман, Совет һәм Чернышевский урамнарында) асфальт-бетон түшәп, юл-урам челтәренә ремонт үткәрелде.
- Сүз уңаенда, Чернышевский урамында төзелгән йортка суүткәргеч сузу эшләре вакытында юл полотносына зыян килгән, бу исә шоферларга – шушы урамда яшәүчеләргә байтак уңайсызлыклар тудыра, шул рәвешле юл төзүчеләр адресына да шелтәләр бар. Ни өчен зыян килгән полотно яңадан торгызылмый?
- Әлеге эшләргә район хакимиятеннән яки ТКХ дан заявка һәм финанслау керү белән без аларны эшләячәкбез.
-Быелгысы елда җә-яүлеләр һәм җәмәгать транспорты пассажирлары өчен байтак эшләр эшләнүе сөендерә. Сүз тротуарлар һәм мәйданчыклар турында бара. Бу эшләр кайларда башкарылган?
- ЮХК юл фондының республика программасы буенча 14 млн. 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларга район үзәгендә Ленин, Совет, Буреев урамнары буенча гомуми озынлыгы 1515 кв.м. тротуар ясалды, Зирекледә маршрут автобусы өчен 1060 кв.м борылу мәйданчыгына асфальт түшәлде, Акъярда Яшьләр урамына 1586 кв.м. асфальт түшәлде, монда юл кырыйларына вак таш саласы калды. “Ландыш” балалар бакчасында (Яңа Чишмәдә) ЮХК почмагында балалар мәйданчыгы төзи башладык. Шушы программа буенча Чернышевский урамында озынлыгы 234 м булган (1 млн. 200 мең сумлык) тротуар ясалган.
- Районда Яңа Чишмә – Архангел Бистәсе юлы турындагы мәсьәлә кискен тора. Проблемаларны хәл итүдә ниндидер үзгәрешләр бармы, кайчан бу юл тиешле дәрәҗәдә булыр?
- Быел Яңа Чишмә районында Яңа Чишмә – Ширәмәт –Кармалы автоюлы 80 млн. сумга 2700 метр арада яхшыртылган. Киләсе елга монда 100 млн. сум кертергә планлаштырыла. 2021 елга бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм. Шулай ук районда Черемухово Бистәсендә (19 млн. сумлык 2000 м) һәм “Акъяр – Чирмешән – Шентала” – Чаллы Башында (6 млн сумлык 873 м) автомобиль юлларына ремонт ясалды (билгеләр куясы, разметка ясыйсы калды).
- Якын киләчәктә планнарыгыз нинди?
- Әлеге эшләрне тулы күләмдә төгәлләп, без “Үзара салым” программасы буенча эшкә керешәчәкбез. Архангел Бистәсе, Акъяр, Акбүредә Октябрь урамында, Әдәмсәдә Тукай һәм Яр буе урамнары, Ленинода Үзәк урам, Черемухово Бистәсендә юл, Екатерина Бистәсендә Совет урамы һәм Яңа Иванаевода Болын урамында, Чуаш Чабаксарында юл – урам челтәрләрен (автобус тукталышын да кертеп) норматив хәлгә китерүгә заявкалар алынган инде. “Үзара салым” программасы буенча авыл җирлекләре буенча без барлыгы 4759909 сум үзләштерергә тиешбез.
- Башкарып чыга алырсызмы?
- Моның өчен безнең кирәкле бар нәрсәбез дә бар: төзелеш материалы, техника, иң мөһиме кешеләр – бу 143 эшче – юл төзүче – барысы да Яңа Чишмә районында яшәүчеләр. Һава торышы уңайсыз хәлдә калдырмас дип ышанасы – өметләнәсе килә: яңгырлы көндә юл эшләре туктала.
- Барлык юл төзелеш – ремонт эшләре төгәлләнгәч башкарылган эшнең сыйфаты буенча район халкыннан сезгә претензияләр булмас дип уйлыйм. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА алып барды.
Динар Әхмәтшин фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев