Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әдәмсә мәчетендә – яңа манара

Июнь азагында Әдәмсә авылында әһәмиятле вакыйга булды – җирле мәчеттә яңа манара урнаштырылды. Ә 29 июньдә манарага ярымай куелды.


Әдәмсәдәге “Нәҗип” мәчете 2002 елдан бирле эшли. Ул Әдәмсәдә туып үскән Рауф Юнысов җитәкләгән “Татсемсвекла” республика предприятиесенең шактый зур ярдәме аркасында, шулай ук авыл халкы, авылда туып үскән кешеләр һәм “Әдәмсә” СПКның химая ярдәме белән төзелгән булган.
2018 елда мәчет бинасы түбәсе яңартылган. Әлеге изге эштә Әдәмсәдә туып үскән, хәзергесе вакытта Чистайда яшәүче эшмәкәр Әсхәт Гарифуллин, шулай ук гендиректор Минсәгыйр Нуртдинов җитәкчелегендәге “Агро-Основа” ҖЧҖ һәм авылда яшәүчеләрнең күпчелеге зур ярдәм күрсәткән.
... Тантаналы чарада – мәчет манарасына ярымай урнаштыру хөрмәтенә авылдагы байтак халык һәм кунаклар җыелган иде. Азан әйткәннән соң районның имам – мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов барлык җыелучыларны җылы сәламләде. Ул әлеге изге эштә булышкан барлык химаячеләргә рәхмәт белдерде, ә аларның иң активларына мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Казаннан тантанага килгән кунак – ТР мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсенең аксакаллар Советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов мәчетләрне, мәдрәсәләрне төзүдә, ремонтлауда һәм төзекләндерүдә булышучы барлык яңачишмәлеләргә рәхмәт белдерде. Ул “мәчетләр ислам динендә мәдәни үзәк булырга тиеш”, диде, барысына да иминлек, тынычлык һәм татулык теләде.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов та җылы сәламләү сүзләре җиткерде. Ул, моннан 40-50 ел элек мондый чаралар турында уйларга да ярамый иде, ә бүген бу барыбыз өчен дә сөенечле вакыйга, дип билгеләп үтте һәм күрсәтелгән ярдәм өчен барлык иганәчеләргә рәхмәт белдерде, һәммәсенә исәнлек-саулык һәм иминлек теләде.
Аннан соң көтеп алынган һәм тантаналы мизгел – манарага ярымай урнаштыру вакыты җитте, ул Ходай Тәгаләне зурлап, тәгъбир итеп куелды.
Безнең белән әңгәмә барышында Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котова ярымайлы яңа манара төзү һәм урнаштыру Әсхәт Гарифуллин һәм Минсәгыйр Нуртдиновларның, шулай ук байтак авыл халкы һәм авылда туып үскән кешеләрнең зур ярдәмнәре аркасында мөмкин булды, дип билгеләп үтте.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев