Районда һәр елны Корбан бәйрәме уңаеннан барлык татар авылларыннан, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтеннән (ДУМ) кунаклар чакырып мәҗлес (аш) уздыру күркәм традициягә кереп китте.
Шушы изге эшкә тугры калып, 27 августта район күләмендә 20 нче тапкыр Корбан ашы уздырылды, ул Акбүре авылында узды.
Агымдагы елда чара бераз үзгәрәк булды. Авыл халкы һәм чакырылган кунаклар җирле АМЙ га җыелган иде. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә чараны алып баручылар Илназ Шәйхетдинов (РМЙ) һәм Галия Миншина (җирле АМЙ директоры) тарафыннан җылы һәм ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр әлеге изге бәйрәмне тагы да ямьләндерде, ә районның үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлары җырлар һәм мөнәҗәтләр башкардылар.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР ДУМ аксакаллары Советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Нурлат, Алексеевск һәм Чирмешән районнары имам-мөхтәсибләре безгә кунак булып килделәр.
Районыбыз имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов барлык җыелучыларны да бәйрәм белән котлады. Ул мәчетләребезгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы барлык меценатларга һәм химаячеләргә рәхмәт белдереп, барысына да исәнлек, иминлек һәм тынычлык теләде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазе сөйләде, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләренә кагылып үтте, барысын да бәйрәм белән җылы котлап, исәнлек, имин тормыш теләде һәм җылы кабул иткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов район башлыгы Вячеслав Козлов һәм шәхсән үз исеменнән җыелган халыкны Корбан бәйрәме белән котлады, барысына да исәнлек һәм иминлек теләп, төрле милләт вәкилләреннән торган район халкының үзара тату һәм килешеп яшәвен билгеләп үтте.
Аннан соң бүләкләү церемониясе булды. Акбүре авыл мәчетләре имамнары Минзакир Зартдиновка һәм Искәндәр Мурзинга, шулай ук ислам нигезләре буенча белем эстәүче мөгаллимә Рамилә Вәлиуллинага һәм авыл мәчетләренә зур ярдәм күрсәтүче Нургаяз Залаковка һәм Насыйх Мортазинга ТР ДУМның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов район башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. – Бу бүләк минеке генә түгел, ә мәчетләргә ярдәм күрсәтүче һәм авылның җәмәгать тормышында актив катнашучы барлык авылдашларныкы да, - диде ул.
Чараның әлеге өлеше тәмамланганнан соң барлык җыелучылар да “Нургаяз” мәчетенә өйлә намазы укырга юнәлделәр. Алда аларны бәйрәм табыны көтә иде. Сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган бәйрәм табынын әзерләүдә районның күп эшмәкәрләре ярдәм күрсәткән, ә корбанга сарыклар алырга район башлыгы Вячеслав Козлов, фермер Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева һәм “Агро-Основа” ҖЧҖ җитәкчесе Минсәгыйрь Нуртдиновлар булышкан.
Бәйрәмнән башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев