«Иптәшләребезне онытырга хакыбыз юк…»
Икенче ел без, Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлеге ветераннары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция хезмәткәрләре, элек Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлегендә эшләгән һәм вафат булган милиция хезмәткәрләре каберләренә барып кайтабыз.
2019 елның 27 июнендә ЭЭМ бүлегенең ветераннар советы әгъзалары В. Ш. Мөхсинов, В.М. Кузнецов, Ф.В. Иванов (рәсемдә сулдан уңга) хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Чирмешән районы Күтәмә авылы зиратында җирләнгән Н.Я.Якунинның каберенә бардык. Аннан соң һәлак булган һәм вафат булган хезмәткәрләр Ф. В. Мөбәракшин, М. С. Кәримов, Т. И. Митрюхин һәм башка хезмәткәрләрнең каберләрендә булдык. Шунысы куанычлы: барлык каберләр дә тәртиптә, җыештырылган, чүп үләннәре чабылган, безгә хәтта эш коралларыннан файдаланырга да туры килмәде. Бу каберләрне караган кешеләргә (якын дуслары һәм туганнары) зур рәхмәт. Һәр хезмәткәрнең каберендә без аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Ни өчен без иптәшләребезнең каберләрендә булдык соң? Әйе, кайчандыр без алар белән иңгә-иң куеп бергә эшләдек, уңышларга куандык, уңышсызлыкларны бергәләп кичердек. Шуңа күрә, безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Алар-безнең үткәннәребез, ә үткәннән башка киләчәк тә юк.
Транспорт белән күрсәтелгән ярдәм өчен ЭЭМнең Яңа Чишмә районы бүлеге начальнигы Эдуард Жирновка зур рәхмәт әйтәсе килә.
Вәлиҗан Мөхсинов,
ЭЭМ бүлегенең Ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев