«Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Әтиләр көненә котлау открыткалары ясаганнар
Әтиләр көне алдыннан Шахмай музее мөдире «Ромашка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән котлау открыткалары ясаган.
РФ Президенты В. В. Путин Указы нигезендә октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 15 октябрьгә туры килә. Бу әле яңа бәйрәм булса да, ул бик кирәкле, чөнки бу көнне без иң якын кешеләребезнең берсен — Әтиләрне аерым кадерли алабыз.
Әтиләр көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы җитәкчесе Гөлүсә Баһаутдинова «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән котлау открыткалары ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев