Цифрлы ТВ га ничек  күчәргә һәм региональ  каналларны ничек югалтмаска?
Җәмгыять

Цифрлы ТВ га ничек күчәргә һәм региональ каналларны ничек югалтмаска?

2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналог трансляциясе туктатылачак.

Заманча кабул итү җиһазлары турында алдан кайгырткан тамашачылар 20 санлы телеканалны кабул итә ала һәм бу гына да түгел. "Аналог" та берничә федераль канал, шулай ук региональ канал калачак.
- Цифрлы эфир телевидениесенә ничек тоташырга һәм ничек төбәк һәм муниципаль каналларны аналог форматта кабул итү мөмкинлеген югалтмаска?
- Цифрлы эфир телевидениесе DVB-T2 цифрлы телетапшырулар стандартындагы дециметр диапазонында трансляцияләнә.
Региональ һәм муниципаль каналлар төрле районнарда метрлы һәм дециметрлы диапазоннарда трансляцияләнергә мөмкин. Ягъни, «аналог» та да, «санлы» да да. Аларны ничек кабул итәргә соң? Иң яхшы карар: «всеволновая» антенна. Аның ярдәмендә сигналны берьюлы ике диапазонда кабул итәргә мөмкин.
Күп фатирлы йортлар өчен оптималь ысул-йорт түбәсендә коллектив антенна (СКПТ). Ул да бер үк вакытта метрлы һәм дециметрлы диапазоннар кабул итәргә сәләтле. Мондый уртак антеннаны тоташтыру өчен йортның идарәче компаниясенә яки антенна паркына хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Хәзер үк нәрсә эшләргә була?
- Сезнең телеэкраннарда «А» хәрефе бармы, шуны тикшерегез. Мондый хәреф 10 аналог телеканалы логотибы белән янәшә урнаштырылган. Әгәр экранда «А» хәрефе юк икән, димәк сез эфирда, кабельдә яки спутник аша «санлы» ны карыйсыз. Сездә берни дә өзелмәячәк, приставка сатып алырга кирәкми.  «А» хәрефен күрәсез икән, «санлы» ягына күчәргә вакыт. Тоташтыру өчен махсус белем һәм күнекмәләргә ия булырга кирәкми. Яңа стандарт сигналын кабул итү өчен түбәндәгеләр мөһим: 1) сезнең торак пунктыгызда цифрлы эфир трансляциясе булу (моны сез карта.ртрс.рф сайтында тикшерә аласыз); 2) DVB-Т2 стандарты һәм дециметрлы диапазонлы кабул итү антенналы телевизор булу. Әгәр мондый җиһаз юк икән, аны сатып алырга (телевизорны алыштыру урынына тиешле характеристикалары булган приставка сатып алырга мөмкин). 3) цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен телеканалларның автопоискын эшләтеп җибәрү дә җитә. Шулай ук телеканалларны кул режимында көйләргә мөмкин. Моның өчен телевизион каналның ешлыгын яки номерын кертергә кирәк. Аны РТРС рәсми сайтында "Цифрлы ТВ челтәре төзелеше» бүлегендә яки карта. ртрс. рф сайтында белергә була
- ЦЭТВ каравымны ничек төгәл билгеләргә?
- Бер гади ысул: әгәр «Карусель» каналын күрәсез икән, ул чакта сез, һичшиксез, «санлы»да . Бу телеканал аналог форматында күрсәтелми.

 

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев