Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа табышлар

2016 елның октябрь урталарында халык иҗаты һәм көнкүреше музее фонды 2 китапка баеды. Алар гади генә китаплар түгел, ә якташларыбызның иҗат җимешләрен туплаган, үзенә сыйдырган китаплар.

Беренчесенең авторы - безгә, укучыга таныш булган, 1946 нчы елда Тубылгы Тау (элеккеге Верхнее Никиткино) авылында туып - үскән Фәүзия Мингалиева (Хәйруллина). Бик матур табигать күренеше белән бизәлгән тышлыгы һәм "Күңелемдә һаман яз әле..." дип исемләнгән 84 биткә Фәүзия ханымның шигырьләре, кечкенә генә зарисовкалары җыйналган. Урта битләрдә төсле фотолар да бирелгән. Үз көче белән чыгарылганга күрә, тиражы да аз - 80 данә генә. Авторның әлеге китабы - өченчесе. Элегрәк аның "Шатланып яшик" һәм "Күңел күзе" исемле китаплары дөнья күргән иде инде.
Фәүзия Каюм кызы Зирекле урта мәктәбен тәмамлап, КДПИ да югары белем алгач, 1970 елда Чистай районының Каргалы урта мәктәбенә эшкә килә, химия - биология фәннәрен укыта, һәрдаим белемен күтәрә, тәҗрибәсе белән мәктәп, район, республика күләмендә уздырылган киңәшмәләрдә уртаклаша. 1984 елда хезмәте югары бәяләнә: аңа "ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы" дигән мактаулы исем бирелә.
Шигырьләрен олыгайгач кына иҗат итә башлый. Олыгайдык диеп, уфтанып утырмый.
"Кошларның да,
язларның да,
Җәй, көзләрнең үз яме.
Олыгайдык инде, диеп,
Моңайтмыйк күңелләрне", - дип яза автор.
Фәүзия Каюм кызының шигырьләре туган якка, яшьлеккә, бер-береңне аңлауга, яшәүнең кадерен белүгә, сәламәтлекне саклауга, әниләргә, табигать мизгелләренә, сугыш елларына һәм башка күп темаларга багышланган.Шунысын әйтергә була, һәрбер шигырендә киләчәккә өмет, ышаныч, оптимизм ярылып ята, автор төшенкелеккә бирелми.
Китапның соңгы битен "Күңелемдә һаман яз әле" шигыре тәмамлый. Шигырьнең соңгы юллары белән һич тә килешми булмый:
"Атлыйсы юл кыскарса да,
Буыннар сызласа да,
Алга омтылам әле.
Картлык тәрәзә чиртсә дә,
Күңелемдә һаман яз әле."
Шулай булсын, Фәүзия ханым. Безнең буын - нык буын. Юкка гына бирешә торган түгел. Алдагы көндә дә иҗат җимешләрегезне күрергә язсын.
Икенче китап авторы - Әминә Камалова, "Яшәүдән ямь алып" дип исемләнгән китап тышы бик тә матур сулы урман аланы белән бизәлгән, тиражы 80 данәдә, анда дөнья күргән шигырьләре һәм кыска парчалар, юморескалар кертелгән.
Әминә Сәмигулла кызы тумышы белән Шахмайдан, 1949 елны дөньяга килә. Чистай медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Чистай районындагы Каргалы хастаханәсенә эшкә килә. Соңыннан, хастаханәдә 9 ел эшләп, 30 ел буена Каргалыдагы 11 нче балалар бакчасын җитәкли. Эшенә намус белән карый, ул җитәкләгән балалар бакчасы һәрвакытта да алдынгылар рәтендә була. Лаеклы ялга хезмәттәшләре, җитәкчеләр олылап, зур хөрмәт белән озаталар. Бүгенге көндә гаиләсе белән Каргалыда яши.
Ул 1970 елда гаилә кора. Ире Тәбрис белән Фәнис исемле ул, Роза исемле кыз бала, оныклар һәм оныкчыклар тәрбиялиләр.
Әминә Камалованың шигырьләре, парчалары, юморескалары бик җиңел, су кебек эчелә һәм бер тында укып та чыгыла. Иң мөһиме, үзе язганча, китапка бирелгән һәр язма реаль тормыштан алынган.
Әминә Сәмигулла кызы һәр нәрсәгә бик игътибарлы, күзәтүчән, үзенчә тиешле нәтиҗә дә ясап куя белә. Мәсәлән, күптәнге, халык телендә киң таралган "Ана йөрәге" риваятен җыйнак, матур юлларга салган һәм нәтиҗәсен ике юл белән укучыга да җиткергән:
"Ана мәхәббәтеннән дә
Көчлерәк хис юк җирдә."
Тыйнак кына матур сыйфатлар табып, хатын-кызга да, туганнарына да, сыйныфташларына да җанга ятышлы шигырь юллары, тасвирламалар яза.
Мәсәлән, "Хатын-кызлар көненә" котлау шигыренең ахырында болай ди:
"Гаилә учагын саклаучы,
Үтә йомшак күңелле.
Барысын кичерә белүче
Без, хатын-кыз түгелме?"
Автор тормышның, яшәешнең мәгънәсен эшләп яшәүдә күрә:
"Тилмермәсен яше -
карты,
Бирсен Ходай исәнлек.
Эше булса, ашы булыр
Шатланышып яшәрлек."
Шуңа өстәп, Әминә ханым булганына, барысына шөкрана кылып яшәүне алга сөрә, иҗатында да һәркемгә аңлаешлы, үтемле сүзләр, җөмләләр, строфалар таба. Юморескасын укыгач та, эх, тагы берәрсе бармы икән, диеп куясың. Мондый илһамлы булу алдагы иҗатка да этәргеч ясый һәм ясар. Уңышлар сиңа, Әминә ханым, үзең - безнең өчен дә яңа булган табышыбыз. Иҗатың дәвамлы булсын.
Мидхәт Газыймов,
Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев