«Кочегар кебек эшлим»
Безнең геройлар

«Кочегар кебек эшлим»

Петропавел Бистәсеннән рухы белән ирекле сугышчы тарихы.

Михаил Никитин СВОга 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Сугышчан күнекмәләре һәм тәҗрибәсе булганга күрә, ул мобилизациянең беренче көненнән үк үзен чакыруга күңеле белән әзер булган инде.

Үзе әйтмешли: «Чакырмасалар да барыбер китәр идем. Мондый вакытта мин өйдә утырырга җыенмый идем».

Михаил – Петропавел Бистәсендә яшәүче Тамара һәм Михаил Никитиннарның кече уллары. Элегрәк без– СВОга контракт буенча киткән өлкән уллары Владимир турында тулырак язган идек инде.

Михаил хәзер ялда. Аралашучан, энергияле, юморлы кеше.

Башта Михаил өч ел Херсон юнәлешендә Татарстанның 1233 нче полкында хезмәт итә. Хәзер 34 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасында хезмәт куя. 

- Безнең командирлар яхшы, - ди сугышчы. - Безнең көчләрне саклыйлар, сугышчыларны бәялиләр. Барысын да хөрмәт итәм. Бурычныүтәүгә: «Булды, егетләр, хәзер ялга», - дип җибәрәләр.

Әлбәттә, РФ эчке гаскәрләрендә ике ел «срочный» хезмәттә һәм өч ел эчендә - конракт буенча 15 нче аерым мотоукчылар бригадасында (тынычлык урнаштыручы) Михаил кыйммәтле хәрби тәҗрибә туплаган, ул аңа махсус операцияләрдә ярдәм итә. Контракт хезмәте вакытында кече сержант Никитин «Доблесть и честь», «За возвращение Крыма» медальләре белән, ә инде СВОда II дәрәҗә «За храбрость», «Участник СВО» медальләре белән бүләкләнгән.

Әңгәмәдә Михаил бер тапкыр да батырлык сүзен телгә алмады. Аның өчен һәр бурыч – ул куркыныч белән бәйле булса да, гади эш. Көндәлек, авыр һәм җитди хезмәт.

-Бу вакытта курку хисе югалмыймы, дигән сорауга Михаил туп-туры җавап бирде:

- Ахмак кына курыкмый.  Ял итәргә йөрергә чыкмавыбызны беләбез. Без коралланган, һәрвакыт уяу. Үз эшебезне хәрби тәҗрибә кулланып эшлибез. Без инде чыныккан, дөресрәге, ут һәм су үткән сугышчылар.

Сүз уңаеннан, Михаилның позывное – Кочегар. Ул аны хезмәттә үзен кызганмаганга алган.

«Чөнки кочегар кебек эшлим», - ди ул.

Аның әнисе Тамара Михайловна хәрби булу улының хыялы иде, ди.

Үзе исә, әтисе һәм әнисе аны патриот итеп тәрбияләгәннәр, дип саный. Гаиләдә Ватанга мәхәббәт буыннан-буынга күчә.

- Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан, - ди Михаил. - Туган илгә кирәк чакта мин читтә каламмыни?

Аның интонациясендә пафосның эзе дә юк, болар барысы да чын күңелдән, йөрәктән. Фронтовик бабалары, әтисе һәм әнисе турында горурлык һәм ихтирам белән сөйли, аларны бик ярата һәм кадерли.

- Алгы сызыкта мин аларны, үз йортымны, хатынымны, якташларымны яклыйм, барлык ватандашларымның баш өстендә тыныч күк йөзе булсын дип телим.

Әлбәттә, ул авыр мизгелләрдә якыннарын искә ала. Үзе кичергән куркыныч хәлләрнең берсе соңрак хатыны Екатеринага багышлаган шигырьгә әйләнгән. Хатыны белән алар сигез ел бергә, шуларның дүртесендә ул аны СВОдан көтә.

Мобилизациягә кадәр Михаил Әлмәт шәһәрендәге «РемСервисТранспорт» оешмасында слесарь-ремонтчы булып эшләгән, 2021 елда «Хезмәттә югары күрсәткечләр һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2025 елда «Ягулык-энергетика комплексын үстерүгә зур шәхси өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан» Рәхмәт алган.

 Оешмадан аңа «гуманитарка» белән ярдәм итәләр, хатынына һәм әти-әниләренә ярдәм итеп торалар. Михаилны эштә көтәләр.

Михаил районнан гуманитар йөк китергәннәре өчен Яңа Чишмә волонтерларына һәм җыюда катнашучы барлык район халкына чын күңелдән рәхмәт белдерә.

- Алар безгә туган йортыбызның җылысын алып килгәндә, бик шатланабыз, - ди Михаил. - Ә без үз эшебезне СВОда эшләргә тырышабыз. Көн саен. Җиңү өчен дип!

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев