Көн тәртибендә - актуаль мәсьәләләр
Район яңалыклары

Көн тәртибендә - актуаль мәсьәләләр

Район Советы утырышында эшмәкәрлекне, физкультураны һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Яңа Чишмә муниципаль районы Советының чираттагы 12 нче утырышы булды. Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Роза Гайнетдинова катнашты. Утырышны район Башлыгы Егор Тарнавский алып барды.

Район Советы утырышында эшмәкәрлекне, физкультураны һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Кече һәм урта эш-мәкәрлекне (МСП) алга таба үстерү турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады.

- МСП субъектлары саны 325 берәмлек, - дип билгеләп үтте ул. – Бу өлкәдә 1417 кеше эшли, шуларның  33,8% - сәүдәдә, 18,5%, - авыл хуҗалыгында, 13,2% – йөк ташуда, 7,4% - төзелештә, 2,5% - җәмәгать туклануында.

Үзмәшгульләр саны-ның 1042 кешегә җитүе игътибарга лаек. Алар ярдәмендә хезмәт күрсәтү өлкәсе, шул исәптән матурлык индустриясе дә актив үсә.

2026 елның беренче яртыеллыгында МСП  секторында әйләнеш 4 млрд.сум тәшкил иткән, бу 2025 елның беренче яртыеллыгы күрсәткеченнән 25% ка артык (3,2 млрд. сум булган). Төп үсеш файдалы казылмалар чыгаруда һәм сәүдә секторында күзәтелә.

Ваклап сату эшмәкәр-ләрнең барлык кеременең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ваклап сатуда сәүдә әйләнеше 825 млн.сум тәшкил иткән (2025 елда – 742 млн. сум). Бу сатып алучылар ихтыяҗының артуы, ә сәүдәнең үсүе турында сөйли.

Түләүле хезмәтләрне 56 эшмәкәр башкара, 6 айда хезмәт күрсәтү күләме 51,7 млн. сум тәшкил иткән. Хезмәтләр, нигездә, төзелеш, йөк ташу, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү өлкәсендә күрсәтелә.

МСП субъектларыннан беренче яртыеллыкта бюджетка 412 млн. сум салым кергән.

 Ерак торак пунктларга беренче кирәк-ярак товарлары белән «Яңа Чишмә райпосы» коопреативы автомобиле чыга. Стационар челтәр дә үсә - соңгы вакытта район үзәгендә икмәк пешерү пекарнясы һәм кибет ачылды.

Районда ресторан базары өчен әкәм-төкәм үстерү һәм авыл туризмы кебек гадәти булмаган юнәлешләр дә үсә.

Кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектларына да зур күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Агымдагы елда ул якынча 290 млн. сум тәшкил иткән.

Гамәлдәге сәнәгать паркында 5 резидент эшчәнлек алып бара, 18 эш урыны булдырылган, тулылыгы 33% тәшкил итә, әмма әлегә бу гына аз. Хәзер яңа потенциаль резидент белән эш алып барыла.

Безнең эшмәкәрләр СВО зонасындагы көрәшчеләргә актив ярдәм итәләр - гуманитар ярдәм җыялар, бүләкләр, кием-салым, медикаментлар җибәрәләр, финанс чаралары белән ярдәм итәләр.

Районда физкультура һәм спортны үстерү: нәтиҗәләр һәм планнар

2026-2027 елларга бурычлар булып, социаль эшмәкәрлек юнәлешләрен дә кертеп, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасын гамәлгә ашыру, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтү, шулай ук район үзәгенең «Көнбатыш» микрорайонында балалар күңел ачу үзәге һәм кафе белән сәүдә үзәге төзү проектын гамәлгә ашыру кала.

Районда физкультура һәм спортны үстерү: нәтиҗәләр һәм планнар

Аннары физкультура һәм спортны алга таба үстерү турындагы мәгълүмат белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Анна Бутина чыгыш ясады.

Район территория-сендә 115 спорт корылмасы урнашкан, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр өлеше район халкының 65,2% тәшкил итә.

Спорт залында 7 секция бар, анда 450 кеше шөгыльләнә, 10 тренер эшли.

Разрядлы спортчыларны әзерләүдә елдан-ел уңай динамика күзәтелә (быел – 170 бала). Безнең спортчылар узган ел төрле дәрәҗәдәге 60 спорт чарасында катнашып, 24 алтын, 28 көмеш һәм 30 бронза медаль яуладылар.

Нәтиҗәләрне күтәрү өчен инновацион алымнар һәм әзерлек кертү мөһим:

  • - тренерларның квалификациясен күтәрү;
  • - ГТО комплексын гамәлгә кертүне дәвам итү;
  • - «Земство тренеры» проектында катнашып, тренерлар составын туплау;
  • - яшь белгечләрне җәлеп итү буенча Идел буе физкультура һәм спорт академиясе белән эшчәнлекне дәвам итү;
  • - картингны үстерү.

Утырышта шулай ук энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре һәм тиешле карарлар кабул ителгән кайбер норматив-хокукый актлар каралды.

 Утырыш азагында бүләкләү тантанасы булды. РФ Дәүләт Думасы комитетының рәхмәтенә ДИПИ директоры Залина Лизунова, Ленино мәктәбенең физкультура укытучысы Илгизәр Сабиров һәм спорт мәктәбе тренеры Станислав Савельев лаек булды.

Районда физкультура һәм спортны үстерү: нәтиҗәләр һәм планнар

Хәрби часть командиры грамотасы белән районның барлык авыл җирлекләре башлыклары бүләкләнде.

Район Башлыгының Мактау грамотасы белән район Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Эльвира Саттарова һәм Акбүре авыл җирлеге секретаре Алсу Хәсәншина бүләкләнде.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев