Ә без, тәмле итеп, менә шулай әзерлибез
Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерде, шулардан тәмле кайнатмалар әзерләр вакыт җитте. Редакциядә эшләүче кызларыбызның үз рецептларын тәкъдим итәбез.
6 килограмм кызыл карлыганга 4 бокал су салып 5-6 минут кайнатырга. Шуңа 4 килограмм песок салып тагын 5-6 минут чамасы кайнат. Сүндереп, 2 кг шикәр комы салып, озак кына, ул эреп беткәнче бутап торырга кирәк.
Кайнар килеш стериль банкаларга тутырырга. Бик тәмле, куе варенье килеп чыга.
7 стакан суга 14 стакан кара карлыган салып 8-10 минутлар тирәсе сүрән утта кайнатырга. Шуннан соң 14 стакан песок салып тагын 5-6 минут кайнатасы. Сүндергәч, 7 стакан шикәр комы салып, бик озаклап бутарга (шикәре тулысынча эреп бетсен өчен). Кайнар килеш стериль банкаларга тутырып куясы.
1 килограмм абрикоска ярты стакан су салып 5 минут сүрән утта кайнатыгыз. Шуңа 250 грамм шикәр комы салып, кайнап чыккач, утны әкренәйтеп, тагын 5 минут кайнатырга. Шуннан соң 250 грамм шикәр комы һәм ярты бал калагы лимон кислотасы (төсе матур була) салып, 5 минут кайнатырга. Тагын 250 гармм шикәр комын салып, 5 минут кайнатасы. Соңгы 250 грамм шикәр комын да салып 5 минут кайнатырга кирәк. Төсе дә матур, сыек та булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев