Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Һаваны чистартучы 5 гөл

Хәзер өебездәге һаваны чистарту өчен нинди генә җайланмалар юк. Әмма кайбер гөлләр һаваны бер дә алардан ким чистартмый икән. Белгечләр әлеге гөлләр һәркемнең өендә булырга тиеш дип саный.

? Алоэ кислород күләмен арттыра,  углекислый газны һәм формальдегидны йота.  Бер алоэ тугыз биологик чистарткычка тиң дип санала.

? Фикус нәзберек түгел, шуңа аны үстерү дә күп көч таләп итми. Ул шулай ук – формальдегидтан чистартучы иң шәп чара. Әмма аның яфраклары агулы булу сәбәпле, кечкенә балалары һәм йорт хайваннары булганнарга сак эш итәргә кирәк.

? Хлорофитум –  яктылык аз булганда да фотосинтезга сәләтле үсемлек.  Токсин, формальдегид, стирол һәм  шулай ук бензин исләрен яхшы йота. Бер үсемлек 200 квадрат метр мәйдандагы һаваны чистартырга сәләтле.

? Сансаверия һаваны токсиннардан  чистарта, кислородны төнлә җитештерә.

? Спатифиллум химик токсиннардан котылырга ярдәм итә, хәтта һаваданы формальдегид, трихлорэтиленнан да чистарта.

Чыганак:https://vatantat.ru/2021/11/68069/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев