Каклаган (вяленые) помидор
Каклаган помидор итальяннар уйлап чыгарган бик тәмле ризык ул. Аны салатларга кушарга, ит, балык, токмач янына бирергә була.
Эш барышы:
Каклар өчен бик эре булмаган тыгыз, итләч помидорлар (якынча 1600-1700гр) кирәк. Аларны урталай бүлеп, эчен алабыз һәм пергамент кәгазе җәелгән табага бер-берсенә терәп тезеп, өстенә тоз һәм шикәр, үләннәр катнашмасы сибеп, һәрберсенә бер-ике тамчы май тамызып 150-180 градус температурадагы духовкага куярга. Катнашма: 1 зур кашык диңгез тозы, 2 зур кашык песок, 1 зур кашык хмели-сунели тәмләткече.
Табаны 150-180 С кадәр җылынган газ миченә куеп, 1 сәгать тотабыз.
Әзер помидорлар бик нык кечерәя, алар сыгылмалы, бераз гына дымлы булырга тиеш, артык киптереп, сынар хәлгә җиткермәгез.
Чиста банканың төбенә бераз гына сыек май (зәйтүн яисә чистартылган көнбагыш мае), ваклаган сарымсак салып, кайнар помидорларны тыгызлап пыяла банкага тутырабыз да кашык белән бераз тыгызлап, өстенә сыек май агызабыз (помидорлар күмелергә тиеш, югыйсә бозыла) калай капкач белән һава кермәслек итеп томалыйбыз. Мичне сүндереп, банканы ярты сәгатькә шунда тыгып торабыз. Мичтән банканы алгач, астын-өскә әйләндереп, суытабыз. Аннары салкынча караңгы урынга куябыз. Какланган помидорлар алты ай саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев