Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Кар бөртекләре һәм бәсле бокаллар ясарга өйрәтәбез

Чыршы ботакларын ясалма кар бөртекләре, бәс белән капларга мөмкин. Ничек итеп, дисезме?

Моның өчен тоз булса, шул җитә. Тоз һәм кар бөртекләренең төзелеше бер-берсенә бик охшаш чөнки. Кар ясау өчен 1 стакан суга 2 аш кашыгы тоз салып, эремә әзерлибез. Тоз суда эреп беткәч, бәс белән каплыйсы әйберне, әйтик, чыршы ботагын эремәгә тыгабыз. Бераз тоткач, алабыз да киптерергә куябыз. Ботакка бик матур «бәс» кунып, өстендә «кар бөртекләре» калачак.

Тоз урынына шикәр комы кулланырга да мөмкин. Монысы бокал-стаканнарның читләрен бәс белән каплау өчен бик әйбәт. Бокал читен шикәрле суга тыгып алабыз да гадәти шикәр комына тидерәбез. Кипкәч, эчемлек салабыз. Үзебезне әкияти Яңа ел табыны янында утыргандай хис итәчәкбез!

Ә инде чыршы төбенә сибү яки аппликацияләр ясау, бүләкләрне бизәү өчен ясалма карны яңа аяк киеме тартмасындагы пенополиэтиленнан (җитештерүчеләр аны аяк киеменең формасы бозылмасын өчен сала) ясыйбыз. Моның өчен аны угыч аша чыгарырга гына кирәк. Искиткеч матур «кар» килеп чыгачак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев