Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикәләр колагына

Кызыл балыктан бик тәмле аш рецепты

Көннәр суыта башлагач, күбрәк күңел кайнар ашларга тартыла. Шуны истә тотып, укучыларыбызга бик тәмле шулпа рецепты тәкъдим итәбез.

Ашны пешерү өчен кызыл балык (кечкенә булса – 1 данә, зуррак булса – яртысы), 2 бәрәңге, 1 башлы суган, 1 кишер, 250 мл 10 процентлы сливки, сельдерей яки петрушка, тәменчә тоз, төелгән кара борыч, дәфнә яфрагы кирәк булачак.

Балыкны чистартып, суга салабыз. Кабыгы белән суган (турамыйча) һәм дәфнә яфрагы өстибез. Кайнап чыккач, күбеген алып, 30 минут кайнатабыз. Шулпаны сөзеп, суган һәм дәфнә яфрагын алып ташлыйбыз. Балыкны кылчыкларыннан арындырабыз. Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап ваграк итеп турыйбыз һәм сөзелгән шулпага салабыз. Кайнап чыкканнан соң 5 минут пешерәбез. Кишерне – вак шакмакларга, сельдерейның яфракларын эрерәк итеп турап, шулпага салабыз. Тоз, борыч, сливки, балык кисәкләрен өстәп болгатабыз. Кайнап чыккач, 5 минут пешерәбез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев